Саба таңнары

Сабинский район

16+
Язмыш

“Әллә син дә сөяркә табасыңмы соң?..”

Тормыш хәлләре

   Җәйге челләдән ишегалды күләгәсендә бераз ял итәргә уйлаган Дамирә, кичке тынлыкны ярып яңгыраган таныш гармун тавышын ишетеп, сискәнеп китте, хәлсез генә типкән йөрәге тагын сулкылдап куйды. Бу аның ире Рифат лабаса! Гармунда әнә шулай йөрәк сагышын кузгатып, үзәккә үтәрлек итеп ул гына уйный ала! Бер мизгелдә Дамирәнең күз алдыннан, яшен утыдай, татлы да, газаплы да төш кебек артта калган гомер юлы чагылып үтте. Алар Рифат белән бер-берсен яшьтән яратышып өйләнештеләр. Әле мәктәптә укып йөрүче самими кыз армиядә хезмәт итеп кайткан, кулыннан тылсымлы гармунын төшермәгән сөлектәй егеткә бер күз сирпүгә гашыйк булды. Әти-әниләренең сынаулы сорауларына егет: ”Безнең өчен борчылмагыз, менә күрерсез – гөрләтеп яшәрбез әле!” – дип ышандыргач, кыз мәктәпне тәмамлауга туй да ясап куйдылар. Ә берничә көннән яшьләр, бәхет эзләп, Себергә күчеп киттеләр. Бер-бер артлы өч кызлары туды. Күпмедер вакыт читтә йөргәч,алар туган авылларына кайтып сыендылар, туган-тумача ярдәмендә йорт салып керделәр. Рифат күрше районда төшемле эш тапты, өйгә кунарга да сирәгрәк кайта башлады. Тормышларының җайлы гына баруына шатланып бетә алмаган, элеккечә беркатлы Дамирә башта иренең башка хатын-кызлар белән чуалуы турындагы имеш-мимешләргә ышанмады. Көнләшәләрдер, сөйләрләр-сөйләрләр дә туктарлар, дип уйлады. Тик без капчыкта ятмый шул. Рифат озак вакыт кайтмый торган көннәрнең берсендә, ул ире янына барырга тәвәккәлләде. Әбәт вакытына туры китереп, ире яшәгән фатирның ишеген ачып, эчкә үтсә... күзләренә ышанмый торды: Рифат ят хатын кочагында назланып ята иде. Дамирә яратуы, балалары хакына аны гафу итте. Шулай да ире турында имеш-мимешләр ишетелә торды. Рифатның холкы да үзгәрде, шактый ук салгалап кайта, өйдә тавыш-гауга күтәрә, Дамирәне булдыксызлыкта гаепли башлады. Боларның барысын да эченә йотып, кимсенеп-гарьләнеп яшәгән хатын тупырдап торган ир бала тапсам, ирем тынычланыр дип уйлаган иде. Өстәвенә кызлары да үсеп җитеп, икесе инде үз гаиләсен корып өлгерде. Ә Рифат, күрше районнан кайтып, кабат үзләренең район үзәгендә эшкә урнашты. Бүрене, күпме генә ашатсаң да, барыбер урман ягына карый диләр бит. Рифат та үзгәрмәде. Бу юлы Дамирә аны кияүдән аерылып кайткан күршедәге яшь хатын белән тотты. Язмышы белән килешеп, улы Рафилне кочаклап, күз яшен түккән төннәре аз булмады. Тормышта акны карадан аерырга өйрәнгән, әтиләре кыланмышларына аптыраган кызлары, әниләрен кызганып: ”Әллә син дә үзеңә берәр сөяркә табасыңмы соң?” – дип киңәш иттеләр.Рифат акылга утырмады, киресенчә, өйдә тавыш-гаугалы көннәр ешайды. Беркөн каты гына салып кайткач, кызып китеп, кулына нәрсә эләксә шуның белән Дамирәгә кизәнде, аны кыйнап яки атып үтерү белән куркытты. Хатын калтырана-калтырана урамга – караңгыга чыгып югалды. Әллә хурлыктан аңы томаланды, әллә кызларының ачынып әйткән сүзләре ашкындырды – Дамирә, ике дә уйлап тормыйча, күрше авылдагы ялгыз ир янына барып егылды. Шул рәвешле кияүгә чыгып бәхетле була, Рифатыннан үч ала, имеш. Кешене тыңла, үзеңчә эшлә икән ул. Һәр ялтыраган алтын түгел дигәндәй, яңа кияү дә салырга һәвәс, кире кеше булып чыкты. Дамирәнең түземлеге берничә көнгә генә җитте, аннан ялгышканлыгын аңлап, кабат әйләнеп кайтты. Ләкин Рифатка шул гына кирәк иде: ”Кешедән калган өстерәлчеккә монда урын юк!” – дип, ул хатынын өйгә кертмәде, киемнәрен ишегалдына ыргытты. Бу хәлләргә гаҗизләнгән хатын ялгыз торучы әнисе янына китеп яшәргә мәҗбүр булды.Ул арада Рифат та тик ятмады, бер таныш хатынын өенә алып кайтып, аның белән яши башлады.11 яшьлек Рафилгә дә әнисе белән очрашып сөйләшергә рөхсәт итмәде. Дамирә кесә телефоныннан улын чакырып, күпме генә чылтыратса да, һаман бер үк җавапны ишетте: ”Бара алмыйм, әни, әтидән куркам”. 
Ана белән бала әнә шулай ике ут арасында яшиләр хәзер. Дамирә ире белән судлашыр да иде, тик аз хезмәт хакы алып эшли, тормышны алып бара алмам дип шикләнә, аннан гомер дә уза бит. Йөрәге бу адымга барырга кушмый. Ара-тирә гармун кылларында йөрәк сагышын тибрәтүче Рифатының, яшьлектәге кабатланмас сөюе, балалары хакына тәүбәгә килүенә өмете өзелмәгән әле. Аллаһы Тәгалә әмере белән укылган беренче никах – иң ныгы диләр бит...
Фәнис МӨХӘММӘТОВ
«Татарстан яшьләре»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев