“Курыкма, мин сиңа үзем өйләнәм”
Без телевизордан чит ил сериалларын карап гаҗәпләнеп утырганда, үз тормышыбызда аннан да кызыклырак вакыйгалар булып ята.
Әйтик, минем танышым бар. Әнисе аны ялгызы тәрбияләп үстергән. Танышым югары белем алган. Хәзер үзе шәһәрнең бер мәктәбендә балаларга белем бирә. Төскә-биткә матур кыз. Читтән күченеп кайткан бер егет белән танышып, бер елга якын очрашалар. Чит илгә ял итәргә дә баралар. Егет өйләнешергә тәкъдим ясый һәм танышым ризалаша. Туй көнен билгелиләр, бөтен туганнарын чакыралар. Тамадага да заказ бирелә, кыз туй күлмәге сайлый, инде балдаклар да алалар – мәш килеп туйга әзерләнәләр.
Әмма бер сорау ачык кала бирә: өйләнешкәннән соң яшь пар кайда яшәячәк? Бәхәс чыга. Кызның туйдан соң ук күрше шәһәрдә яшәүче егете өенә күчәсе килми. Чөнки эшенә йөрергә уңайсыз. Аннан соң карт әнисен дә берүзен калдырып китәсе килми.
Туйга ике көн калгач, егет кәләшенә чылтыратып, кайда яшәячәген төгәл хәл иткәнче туйны кичектерергә тәкъдим ясый. Танышым моны туй бөтенләй булмас дип кабул итә һәм куркып кала, туганнарыннан читенсенә. Моны егете туй алдыннан ташлаган, дип уйларлар, ди.
Бу егете белән йөргән вакытта кыз телефон аша тагын бер егет белән танышкан була. Алар бер генә тапкыр очрашалар һәм телефоннан сөйләшкәләп торалар. Уртак темалары да күп була, дөньяга карашлары тәңгәл килә һәм бер-берсе белән бик җиңел аралашалар. Кияве туйны кичектерү турында хәбәр итү белән, танышым тота да шул егеткә чылтырата һәм егет килеп тә җитә. Танышым аңа бөтенесен сөйләп бирә. Ә егет: “Курыкма, мин сиңа үзем өйләнәм”, – ди һәм тиз генә авылдагы әти-әнисенә хәбәр итә. Алар да никахка әзерләнә башлыйлар.
Иртәгә туй буласы дигән көнне танышыма беренче кияве чылтырата: “Зинһар гафу ит, безнең туй билгеләнгән көнендә, ягъни иртәгә булачак”, – ди. Ә танышым аңа бүтән кешегә кияүгә чыгачагын әйтә. Кияүнең туганнары шакката: туйга ике көн калгач, ничек инде кияүне алыштырып була? Кыз да аптырап калмый, аларга үз соравын “чәпи”: “Туйга ике көн калгач кәләшне ничек ташларга мөмкин?”
Баксаң, кияү белән каенананың үз планнары булган икән. Алар кызны куркытырга гына уйлаганнар. Егет туйны кичектергәннән соң, кыз кияүсез калудан өркеп, эшен дә, әнисен дә ташлап, үзләренә күченеп килер, дип уйлаганнар. Ә танышым авыр вакытта хәленә кергән, үзенә терәк булырдай егеткә кияүгә чыкты. Егетнең әти-әнисе иң якын туганнары белән генә килеп, Казанда никах укыттылар. Хәзер бәхетле яшь гаилә бәби көтә.
Исемем редакция өчен генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев