Сынауларда чыныккан Рифат
Бүгенге язмам герое Рифат Рәшитов – иңнәренә йөкләтелгән хәрби бурычны намус белән үтәп, Ватаны һәм якыннары өчен кыю адымнар белән ил сагына баскан егетләрнең берсе. Махсус хәрби операциягә киткәнче үк кичергән зур сынаулар аны тагын да чыныктырып, көчле рухлы булырга өйрәтә.
Рифат белән аралаша башлауга, аның фикер киңлегенә, язмыш куйган катлаулы тормышына рәхмәтле булуы, кешеләрне, гомумән, дөньяны яратуына сокланасың. Байлар Сабасында туып-үскән егет 2012 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт аграр университетында инженер-механик белгечлеге ала. Аннан Ярославль, Подмосковьеда һава оборонасы гаскәрләрендә хәрби хезмәт бурычын үти. Армиядән кайткач, шәхси эшмәкәр буларак үз эшен башлап җибәрә. Аннары эшчәнлеген Казанда дәвам итә. 2020 елда Рәшитовлар гаиләсенә зур сынау килә: әтиләре Ренат авырып вафат була. Гаиләдәге өч бала – Гөлия, Рифат, Гөлшат әниләре Миләүшәнең сыңар канаты астына елышалар. Рифат әнисенең үтенече буенча Сабага кайтып, җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенә склад мөдире булып эшкә урнаша. Әтиләрен югалту хәсрәтеннән дә арынып җитә алмаган Рәшитовлар ишеген 2021 елда кабат коточкыч кайгы шакый: тормышларының төп терәге булган әниләре Миләүшә ханым да авырып бакыйлыкка күчә. Берсе дә үз тормышын кормаган өч бала зур сынау алдында калалар. Өлкәннәре Гөлия мәктәптә укучы сеңелләре Гөлшатның опекуны итеп рәсмиләштерелә. Берсеннән-берсе тырыш егет-кызлар яшьтән тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булалар. Әмма сынаулар моның белән генә төгәлләнми: гаиләдәге бердәнбер ир-егет, ике кыз баланың терәк баганасы булган бертуганнары Рифатка махсус хәрби операциягә чакыру килә.
Егет яуда сынала
Рифат Рәшитов 2022 елның 29 сентябрендә мобилизацияләнә. Акыллы, тәртипле егетне бөтен нәселләре белән елап озаталар. Бу вакытта төп таянычсыз калган ике кыз бала ниләр кичергәнен үзләре генә беләләрдер. “Кайтам, көтегез”, –дип китә ул туганнарына. Бер ай Казан танк училищесында хәрби өйрәнүләр узгач, 1 ноябрьдә Воронеж шәһәренә җибәреләләр. Аннан 10 ноябрьдә Луганск юнәлеше буенча алгы сызыкка китә. Төп вазифалары дроннарны, ракеталарны зарарсызландыру булган зенит батареясында хезмәт итә. Һәр мизгелдә үлем сагалаган хәлдә зенитчылар тәүлек буе күк йөзен сканерлап, һавадагы һәр шикле объектны юк итәргә әзер торалар. 2023 елның 5 декабрендә ДНРның Авдеевка шәһәре янында барган бәрелешләрдә хәрби заданиены үтәгәндә взвод командиры яралану ала. Рифатка аны эвакуация отрядына алып барырга әмер бирелә. Шул вакыттагы көчле шартлау Рифатның тормышын да икегә бүлә: ул бер мәлдә тирән упкынга очкандай була. Соңыннан ике кулына, аягына, үпкәсенә җитди зыян килгәнлеге ачыклана. Менә шул көннән яшәү өчен көрәш башлана. Башта Луганск шәһәрендәге госпитальдә, аннары Ростов, Казан, Самара хастаханәләрендә дәвалана. “Катлаулы биш операция кичердем. Сул аягым нык җәрәхәтләнгән, мина кыйпылчыкларыннан тыш, берничә җирдән сынган иде. Ул аягымны пластиналардан җыйдылар. Дүрт ай гел урын өстендә генә яттым. Сул кулыма нык зыян килеп, өзелгән нерв җепселләрен ялгадылар. Табиблар үз аягыма басып йөрерлегемә, сөякләрне генә ялгаячакларына ышандырдылар. Башта коляскада, аннары таяк белән йөрергә өйрәндем. Шулай акрынлап аякка бастым. Үземнең дә, туганнарымның да исән-сау калуымны сорап ялваруларыбызны Аллаһ ишеткәндер дип уйлыйм. Күпме кыенлыклар аша узып та, гомеремне чикләмәде. Еш кына, мине нәрсә өчендер исән калдырган бит, дип уйланам. Минем анда бару да, кайту да кирәк булган”, – дип сөйли Рифат. Аны 2025 елның гыйнварында Самарада узган комиссиядә сәламәтлеге буенча алга таба хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар. Куркусызлыгы һәм хәрби фидакарьлеге өчен II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән егет 29 гыйнварда туган ягы Сабага кайта. Апасы Гөлия гаиләсе белән Теләче районында яши, сеңлесе Гөлшат Казан дәүләт аграр университетында укый.
Барысын бер максат берләштерә
Рифат үзе кичергән шомлы вакыйгаларны еш искә алырга тырышмаса да, әмма аларны тәнендәге мина кыйпылчыклары сызлавы онытырга ирек бирми. Уң кулы баш бармаксыз, сул кулы әлегә көчсез, бераз гына аксаклап йөрсә дә, аякта, исән-сау булуына шатланып, шөкер итеп яши ул. Күңеленә тынычлыкны дин юлыннан китеп, намазга басып таба. “Анда күргән кыенлыкларны искә төшермәскә тырышам. Сугышка китәр алдыннан якыннарымны югалткан кеше буларак, махсус хәрби операциядәгеләр белән артык якын мөнәсәбәт урнаштырмадым. Үз эчемә бикләнгәнрәк идем. Казанда өйрәнүләр узганда ук бер хәрби махсус операция зонасында кешене йөрәккә бик якын алып дуслашмагыз, югалтуы авыр була, күңелдә тагын да зур яралар калачак, дип киңәш биргән иде. Шуңа күрә үзем белән бергә киткән Лесхоз егете Илнур Рәхмәтуллиннан башка кеше белән артык дуслашырга тырышмадым. Дөресен генә әйткәндә, бөтенебезне бер максат берләштергәч, үзеннән-үзе бар да дуска, туганга әйләнә инде. Гуманитар ярдәм бик күп килде. Татарстанның бердәмлеге, бербөтенлеге шуннан ачык чагылып, горурлык хисләре уята иде”, – дип сөйли Рифат.
Хыялы – матур гаилә кору
Сер түгел, махсус хәрби операциядә катнашучыларның тыныч тормышка кайткач югалып калуы, биредәге мохиткә ияләнү авыр бирелүе турында да хәбәрдарбыз. Берәүләр – үз-үзләрен, икенчеләре күңел тарткан эш таба алмый. Рифаттан да бу нисбәттән ничек булганлыгы белән кызыксынмый булдыра алмадым. “Сабага кайткач мин район җитәкчелегеннән, гомумән, һәр тарафтан җылы мөнәсәбәт кенә тойдым. Моның өчен райондашларыма бик рәхмәтлемен. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга биредәге тормышка социаль яраклашу өчен райондагы “Ватанны саклаучылар фонды”ның роле зур. Аның социаль координаторы Әлфия Мәүлетова белән бик тыгыз элемтәдә яшибез, нинди генә сорау булса да аңа мөрәҗәгать итәбез. Иң беренче, әлбәттә, эшкә урнашу мәсьәләсе туа. Миңа хезмәт урынын табарга да “Ватанны саклаучылар фонды” ярдәмгә килде. Фонд аша эш тәкъдим ителеп, узган елның ноябрь аеннан район башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация буенча ярдәмчесе вазифасын башкарам. 2025 елда Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучыларын киләчәктә хакимият органнарында һәм дәүләт компанияләрендә эшләргә әзерләү өчен «Батырлар – Татарстан Геройлары» кадрлар программасы башлап җибәрелде. Бу да бик зур ярдәм”, – ди Рифат Рәшитов. Рифат кебек һәркемгә рәхмәтле була белгән, авыр кичерешләре аша да тормыш матурлыгын күрә алган шәхесләр белән әңгәмә кору үзе икеләтә шатлык. Хастаханәдә инвалидлык рәсмиләштергәндә дә һәръяклап терәк булучыларга, күпфункцияле үзәктә танып, тизрәк ярдәм итү чаралары күрергә омтылучыларга да, һәрдаим шалтыратып, сәламәтлеген кайгыртып торучы участок терапевты Зөлфия Мөбарәковага да, махсус хәрби операциядә вакытта шәхси гуманитар ярдәм туплап җибәргән җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенә дә, һәръяклап ярдәм кулы сузган хәрби комиссариат хезмәткәрләренә, ярылган утын белән ярдәм иткән шәһәр җирлегенә, үз кешеләре итеп кабул иткән бүгенге хезмәттәшләренә дә, туганнарына да, тагын бик күпләргә, гомумән, һәркемгә рәхмәтле ул. Бүген батыр егетнең күңел түрендәге иң зур хыялы - үз парын табып, матур гаилә кору. Язмамның бу өлешенә ул аеруча басым ясарга кушты. Рифат буш вакытларында спорт белән шөгыльләнергә дә үзендә көч таба. Район инвалидлар оешмасы әгъзасы буларак ул төрле ярышларда катнаша. Быел Лесхозда, Мамадышта узган чаңгы ярышына барып, СВО ветераннары арасында 2 урын яулый. Бассейнга йөрү дә Рифатның җанына рух бөтенлеге, тәненә көч-куәт өсти. Спорт корылмаларына бушлай йөрү мөмкинлеге булдырылуына да егетнең җитәкчелеккә рәхмәте зур. Иң зур рәхмәте, билгеле, Аллаһы Тәгаләгә. Моны ул гамәл-гыйбадәте белән исбатлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев