Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Тәкъдиргә каршы барып булмый...

Өлкән яшьтәге бу абзыйның тормыш юлы турында ишеткәч битараф кала алмадым.

Өлкән яшьтәге бу абзыйның тормыш юлы турында ишеткәч битараф кала алмадым. Абзый кеше зур хаталар ясаган, гөнаһлар да кылган, тик шул ук вакытта аны гаепләп тә булмый. Шунысы ачык: ул кылган хаталары өчен бүген җәзасын күрә.

Рафис (исемнәрне үзгәртеп язам) яшьли Нуридәгә өйләнә. Хатыны өч-дүрт яшькә өлкән булса да, Рафис аңа “бәләкәчем” дип кенә эндәшә. Яратышып гомер итә башлыйлар. Авылда үрнәк гаиләләрдән саналалар. Бер-бер артлы ике балалары туа.

Шулай шау-гөр килеп яшәп ятканда, “Бер баласы белән иреннән аерылып, авылга яшәргә Талия кайткан икән”, – дигән хәбәр тарала. Талия – Рафисның беренче мәхәббәте, кайчандыр өзелеп сөйгән яры. Күрешмәүләренә дә шактый гомер узган инде...

Рафис белән Талия, юкка гына тавышка килгән җирдән, бер-берсенә баш иясе килмичә, горур гына икесе ике юлдан китеп баралар. Талия Казанда укырга керә. Соңрак берәүгә кияүгә чыга. Рафис исә эшкә бирелә. Аннан Талияне онытырмын әле дип, Нуридәгә өйләнә. Әйе, ничә ел гомер эчендә ул Талияне оныткан да кебек, тик менә беренче мәхәббәтенең авылга кайту хәбәре генә әллә нишләтә ирне.

Авыл кечкенә. Шулай да тиз генә очрашу насыйп булмый аларга. Рафисның Талияне күрәсе килү теләге көнләп түгел, сәгатьләп арта. Ул уйга чума. Хатыны Нуридә исә бу вакытта ике кечкенә баласы белән мәш килә. Ирен эштән арып кайта дип уйлый...

Иренең Талия янына ияләшеп китүен Нуридә озак кына вакыт белмичә йөри. Талия исә үз гаебен аңлый да кебек. Урамда Рафис балаларын күргәч, күңеле белән елый, тик... Нишләсен соң, ярата ул ирне, ярата. Талияне бер генә нәрсә борчый – үз баласы да әтисез үсә, инде менә Рафис балаларын да ятим итәрме? Ләкин хатын үз-үзен җиңә алмый. Рафис, хатынын, балаларын ташлап, Талия белән бергә яши башлый.

Нуридә ике нарасые белән йортта ялгыз кала. Ул түккән күз яшьләре... Әтиләренең башка хатын янына китүләрен балалар да авыр кичерә. Дөрес, Рафис балаларын онытмый. Гел алар белән очрашып тора. Гомер уза. Талия белән дә тормыш бәхетле килеп чыкмый.

Уйламаганда Талия авырый башлый – каны агара. Һәм күп тә узмый хатын үлеп китә. Рафис үги улы белән кала. Авылның икенче башында исә – үз гаиләсе. Тик кирегә юл юк инде. Рафисны Нуридә дә, балалары да кабул итмәячәк. Хәер, ул үги баласын да ташлый алмый, бала бөтенләй ялгыз калачак бит. Шулай итеп, үз балаларын ятим иткән Рафис үги баласын ятим итми.

Рафис бүген дә үги баласына ашарга пешереп, аның керләрен юып яши. Үз балалары аның белән коры гына сөйләшә. Нуридә исә бөтенләй исәнләшми дә...

 

 

Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА.

 

 

Татарстан яшьләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев