Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

САБАБАШТА ЯШӘҮЧЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ МУЛЛАГАЯН МУЛЛАХМӘТ УЛЫ МУЛЛАХМӘТОВКА – 94 ЯШЬ

30 мая 2020, 08:00

1170

0

0

САБАБАШТА ЯШӘҮЧЕ БӨЕК  ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ  МУЛЛАГАЯН МУЛЛАХМӘТ УЛЫ МУЛЛАХМӘТОВКА – 94 ЯШЬ

Хөрмәтле Муллагаян Мул­лахмәтович! Сезне шәхси гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән котлыйбыз. Быелгы истәлекле дата – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын китергән ямьле май ае сезнең гомер бәйрәмегезне дә алып килә. Бөек Ватан сугышы елларында куйган батырлык-фидакарьлек үрнәкләрегез, сугыштан соңгы елларда илебезне күтәрүдә куйган тырыш хезмәтләрегез өчен олы ихтирамыбызны, зур хөрмәтебезне кабул итегез. Башкаларга үрнәк булырлык гомер юлы үткәнсез, матур гаилә корып, илгә лаеклы балалар үстергәнсез. Сезгә киләчәктә хәерле, имин картлык, тыныч көннәр, саулык-сәламәтлек, балаларыгызның, якыннарыгызның ихтирам-хөр­мәтен тоеп озак еллар яшә­вегезне телибез.

Саба муниципаль район Советы, башкарма комитеты, район ветераннар Советы, Мишә авыл җирлеге.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев