Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Бишбармак рецепты

    Бишбармак ашаганыгыз бармы? Татарларда бәлеш нинди дәрәҗәгә ия булса, казахларда, башкортларда шундый дәрәҗәгә ия сый санала ул. Кыш көне ашар өчен бик шәп ризык. Пешерүе дә авыр түгел.

    Кирәк булачак:

    2-3 башлы суган, кишер, бәрәңге, йомырка, он, яшел үләннәр, төрле ит: тана, елкы, куй, төрле кош ите булырга, шулай ук төрле казылыклар да салырга була. Ит төрле булган саен яхшырак.

    Итле шулпа кайнатабыз. Елкы, куй, үрдәк, каз итләре озаграк пешә, аларны иртәрәк салсагыз була. Шулпага тоз, борыч, лавр яфрагы салабыз . Шулпаның туртасын җыеп барабыз. Пешәм дигәндә, бәрәңге белән кишер салып җибәрергә була (казахлар салмый, башкортлар сала).  Шулпа кайнаган арада, йомырка белән оннан токмач камыры кебек итеп кебек камыр басып, аны юка итеп җәеп (токмачтан калынрак булсын) шакмаклап яки кыек шакмаклап кисәбез, тозлы суда, яки шулпаның бер өлешендә пешерәбез. 

    Ите яхшылап пешкәч, аны шулпадан алабыз. Итне сөягеннән аерып, юка, эре кисәкләргә турыйбыз. Суганны әрчеп, божраларга кискәлибез. Итне һәм суганны тирән савытка салып, өстенә кайнар шулпа салабыз, өстен каплап, акрын гына утка куеп алабыз. Берничә минуттан, суган пешекләнгәч, берәр зур тәлинкәгә бушатабыз һәм пешкән бишбармак камырын да шул табакка җәеп салабыз. Өстенә вак итеп турап, укроп, яшел суган сибәбез, савытны өстәлнең уртасына куябыз һәм ләззәтләнеп ашыйбыз. Бишбармак янына кәсәдә һәр кешегә кайнар шулпа китерәләр.

    Ашлар тәмле булсын!

    Фото: pinterest.com

    Чыганак: idel-tat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: