Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Төрекчә ясмык ашы

Чечевицаның татрачасы ясмык булганын белә идегезме? Төрекләрдә бик популяр ул ясмыктан пешерелгән аш. Mercemek çorbası (мерҗемәк чорбасы), төрек халкында иң танылган ашлардан. Җиңел, файдалы, туклыклы аксымнарга бай ризык ул. Пешерүе чагыштырмача ансат һәм тиз.

Кирәк була: сары ясмык ярмасы, су (яки шулпа), суган, кишер (кабак белән алыштырырга була), томат пастасы, бераз он, куркума, май, тоз, борыч, кипкән бөтнек.

Ничек пешерергә: Суганны әрчибез, турап кыздырырга куябыз. Алтынсу төскә керә башлагач, куркума белән он салып болгатабыз һәм кишер яки кабакны яки кыргычтан кырып, яки вак шакмакларга турап суган янына салып тушить итәбез, борыч, тоз һәм томат пастасы салабыз. Көймәсен өчен бераз су яки шулпа өстәргә була.

Ясмыкны яхшылап юабыз һәм табага салып бераз кыздырып алабыз. Су салып утны киметәбез, тоз салып болгатабыз. Ясмык озак пешми, 10-15 минут кайнатканнан соң кабыб карыйбыз. Ясмык пешкән булса, ашны блендр белән ваклыйбыз. Кипкән бөтнек салып тагын бераз болгата-болгата кайнатабыз.  Аш әзер. Ярты бал кашыгы лимон суы сыгып ашасагыз тәмлерәк була!

Фото:  idel-tat.ru

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев