Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА автор яңалыклары
-
"Хөкүмәт ярдәменә кызыгасың да..."
Без шулай гадәтләнгән: алда барган районнан, хуҗалыктан гел уңышлар, плюсләр, алдагы ел белән чагыштырганда үсеш кенә көтәбез. Шулай булырга тиеш, бер алдынгылыкның “тәм”ен белгән урында башкача була алмый дип уйлыйбызмы, алар инде уңышка ирешүнең серен белә дип саныйбызмы, әмма факт: алардагы аз гына чигенеш тә башкача кабул ителә.
-
Ташлап булмый торган чыбыркы
Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән һәм әле дә эшләүче Балтачтагы танышым беркөнне бик тә гаҗәеп хәл сөйләп шаккатырды һәм уйландырды әле. Районның кечкенә авылында туып үскән, бала чактан ятимлек ачысын да, нужа бабай камытын да җитәрлек татыган, тормышта һәрнәрсәгә үз көче белән ирешкән. Бәлки шуңадыр да, нинди генә югары постлар биләсә дә, гади, башкаларга мәрхәмәтле булып кала алды ул. Инде район үзәгенә күченеп, “шәһәр кешесе” булганына да дистә еллар.
-
“Авыл тарихы әби-бабай истәлеге генә түгел”
Балтачта яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, туган як тарихын өйрәнүгә ике дистә елдан артык гомерен багышлаган Гарифҗан Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.
-
Көтү чыкмый... җәй җитми
Бу вакыт җитсә, каладагылар авылларда көтү чыккандыр инде дип ышанып, кайберләре инде ничек тә бер көтү чиратына кайтып, сахрада рәхәтләнеп ял итү турында хыяллана да башлыйдыр. Инде авылларда сарык көтүе беткәнгә шактый, быел исә шушы вакыт җитеп тә, безнең якларда әле бер генә авылда да көтү чыкмады. Үлән аз булса да күтәрелсен инде дип көтәләр.
-
Һәр җирдә... унбиш шпион
Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрне, мәгълүмат чараларын шаулаткан бер видео (Саба табибы һәм пациентлар белән булган хәл) күңелдә шактыйдан бирле “бөреләнгән” фикерләрне уятып җибәргәндәй булды. Вакыйганың ничек булуы турында кабатлау кирәк тә түгелдер, бүген инде бу хакта белмәгән-ишетмәгән кеше калмагандыр.
-
Нина түгел, Нурия
Фаҗига. Гаилә фаҗигасе. Катнаш никахлар сәбәпле туган мондый фаҗигаләр турында күп языла, күп сөйләнә. Уртаклыклар күп булса да, мондый яралы язмышларда һәркемнең үзенә генә хас фаҗигасе дә була икән. Яшь чакта бу турыда уйламыйсың шул. Ул чакта бар да матур, бар да әйбәт... Акыл белән түгел, йөрәк белән сайлыйсың...
-
Ай, бәрәңге, вай, бәрәңге
Авыл һаман катык ашый дип ышанган, яшәешен бәрәңгедән башка күзаллап булмый торган авыл тормышы да үткәндә, әдәби әсәрләрдә генә калып бара. “Үзгәрде авыл, үзгәрде” дип берничә тапкыр язсам да, авылда да шәһәрчә, физик эш белән артыгын ватылмыйча, җиңелрәк юл белән яшәргә тырышучыларны хуплыйм гына мин.
-
“100–150 сыерны кушаматы белән белә идем”
Кайчакта шулай да була: бу кешене гомерем буе беләм дип уйлыйсың, әмма асылда тамчы да белмисең булып чыга. Утыз еллап яхшы таныш, эш буенча күп аралашкан Рәфхәт абый Нигъмәтуллин белән дә шулай булды. Олысына-кечесенә гел хөрмәтле, җор телле, кызыклы әңгәмәдәш, һәрчак әллә кайдан танып, бер вакытта да хәл сорашмый китми торган Рәфхәт абыйны бик әйбәт беләм дип уйлый идем...
-
Швеция белән Германиягә... чүп җитми. Ә без кая куярга белмибез
Елның шушы вакыты җитсә, чисталык мәсьәләсе телебездән төшми. Икеайлыклар игълан итәбез, өмәләр үткәрәбез, экологлар, җәмәгать инспекторлары әледән-әле рейдларга чыга, гаеплеләргә беркетмәләр төзи, штрафлар сала, хакимият каршындагы АДМ комиссиясендә тикшерәләр... Яңа төр кануннар, аларга өстәмәләр пәйда була, чүплекләр ясау-ябу, чүпләрне үзәкләштерелгән типта җыйнау... – тагын әллә ниләр эшләп карыйлар. Тик аңа карап чистармыйбыз гына. Ел да бер үк – сүз, ел да бер үк – проблема. Чүп тә артканнан-арта гына бара.
-
“Әгәр бу язма басылып чыкса, аны эшеннән куачаклар"
Моннан берничә ел элек районның бер хуҗалыгына яшь белгеч кайткач, ни белеме, ни әдәбе булмаган белгечнең кырга сыймастай кыланмышларын күреп, ул чакта җитәкче өлкән яшьтәге белгечкә: “Син пенсиягә китәсең дә котыласың, без шушындый белгечләр кулына калырбызмы икәнни?!” – дигән