Саба таңнары
  • Тат Лат
  • +9 градуска кадәр җылытачак

    Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, көнбатышка күчүчән.

    Якындагы тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, көнбатышка күчүчән.

    Бүген төнлә Казанда -2-4 градус булачак, республикада -2 белән -7 градус арасында тирбәләчәк. Синоптиклар 26-нчы март көндез Татарстан башкаласында +7-9 градус җылылык булачак дип җиткерә, республика буенча +4 градустан +9 градуска кадәр булачак.

    Реклама

    Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булдырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

    Фото: kzn.ru

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: