“Алдагы тәүлектә һава торышы үзгәрәчәк. Көньяктан кергән циклон хәлне үзгәртә. 27 февральдә республикада буран һәм кар явачак. Татарстанның көньягында кар көчле булачак. Температура төнге сәгатьләрдә 12 – 17 градуска кадәр салкын, аязганда 24 градус салкын булачак. 27 февральдә максималь температура көндез -10 нан -15 градуска кадәр, көнбатышта -18 градуска кадәр булачак”, – диделәр Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
28 февральдә һәм 1 мартта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 22 – 27 градус салкын, аязганда -31 градус булыр дип фаразлана. 28 февральдә көндез температура 12 – 17 градуска кадәр күтәрелә, 1 мартта көндез -9, - 14 градус булачак.
2 марттан Татарстанда температура күтәрелә барачак, уртача салкын һава торышы күзәтеләчәк.
Фото: архив/Рамиль Гали


Нет комментариев