Бүген Сабабызда нинди һава торышы көтелә?
Халык сынамышы: 11 апрельдә кояш болытка утырса, кара каргалар төркемләп очса - яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр
Хәерле иртә, дусларым! 11 апрель Байлар Сабасында аязучан болытлы һава, көньяк-көнбатыштан 5 м/с тизлектә җил, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез +4...+8...˚градус җылы, төнлә һава температурасы 0... -1...˚ градус салкын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев