Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казанда җепшек көннәр һәм бураннарны кыска вакытлы салкыннар алыштырачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда яшәүчеләрне һава шартларының кискен начараячагы хакында кисәтте.

Казанда җепшек көннәр, көчле җил һәм бураннарны кыска вакытлы салкыннар алыштырачак. Бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Хәзер Татарстан башкаласында гадәттән тыш түбән басым (терекөмеш баганасының 736 миллиметры) күзәтелә. 18еннән 19 февральгә каршы төндә республика циклонның тылдагы өлеше йогынтысында булачак. Нәтиҗәдә -13 градуска кадәр суытыр дип көтелә. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, иртәгә көндез 8 градуска кадәр салкын булачак», - дип хәбәр итте ул.

Әмма салкыннар озакка бармаячак. Инде чәршәмбедә үк җылыта башлый. Россия синоптиклары фаразлавынча, 20 февральдә көндез -3, 21 февральдә 0 градус тирәсе булачак. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, соңгы өч көндә шәһәрдә 8 миллиметр (февраль башыннан — 30 миллиметр) күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Бу айлык нормага (40 миллиметр) туры килә диярлек.

Юрий Переведенцев сүзләренчә, бу атнада Татарстан башкаласында температура нормадан югарырак булачак. Бу көннәрдә Казанда гадәттә уртача тәүлеклек температура -10 градус тирәсе тәшкил итә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанга актив Төньяк Атлантика циклоны керү нәтиҗәсендә республика территориясендә һәм Казанда 18 февральдә төнлә һәм көндез, 19 февральдә төнлә һава шартлары сизелерлек бозылачак.

18 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая. 18 февральдә көндез һәм 19 февральдә төнлә төньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына – 15-20, хәтта 23 метрга кадәр җитәчәк. Республика юлларында кар көртләре хасил булачак.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев