Киләсе атна башыннан Татарстанда кыраулар көтелә
Салкын һава фронтының үтеп керүе аркасында температура нормадан 4-5 градуска түбән.
Киләсе атна башыннан республикада кыраулар төшүе ихтимал.
Россиянең Европа территориясендә һава торышы тулысынча үзгәрде. Татарстанда инде хәзердән үк температура шактый түбән, ә киләсе атна башыннан кыраулар да башланырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Бүген көндез Татарстанда һава температурасы 10-16 градусны тәшкил итәчәк. Якшәмбе көнне дә салкынча һәм яңгырлы һава торышы көтелә.
Термометр баганасы төнлә 4-9 градус, көндез 10-15 градус җылылыкны күрсәтә. Төньяктан исүче көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 градус булыр дип фаразлана.
Киләсе атнада аз гына явым-төшем булыр. Төнлә һава температурасы 2-7 градус чамасы җылы, көндез исә җылылык 10-15 градус. Төнлә кайбер районнарда кырау төшү ихтималы бар.
Көчле җил һәм салкынча һава торышы атмосфераның җиргә якын катламын сафландырачак.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев