Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә

Көндез һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр булачак.

Иртәгә, 28 гыйнварда, Татарстан территориясендә урыны белән кар явачак, буран булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан көчәючән талгын җил көтелә. Урыны белән юлларда бозлавык хасил булачак.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -18 градуска кадәр, ә аязган вакытта -23 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр булачак, дип кисәтә республика синоптиклары.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев