Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда атна уртасында җылытачак

Чәршәмбе көндез температура 18 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда атна уртасында янә җылытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген, 6 октябрьдә төбәктә температура чагыштырмача түбән булачак.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, икенче көнне һава шартлары үзгәрәчәк. Чәршәмбе, 7 октябрьдә һәм пәнҗешәмбе, 8 октябрьдә Татарстанга җылы атмосфера фронты киләчәк, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Көньяк һава агымы җылы алып киләчәк, төнлә температура +3…+8 градус, ә көндез +13…+18 градус булачак.

Җомга, 9 октябрьдә һәм шимбә, 10 октябрьдә, җылы антициклон йогынтысы сакланачак. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, ә көндез +14…+19 градус булачак, дип фаразлый метеорологлар. 

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев