Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда әбиләр чуагы 15 сентябрьдә тәмамланачак

Бүген һава +23 градуска кадәр җылыначак.

Яңа атна Татарстанда аномаль җылы һава торышы белән башланды, ә нормадан 5 градуска түбәнрәк тәмамланачак. Якындагы 7 көнгә алдан фаразларны ТР Гидрометүзәге белгечләре чыгарды.

Гомумән алганда, Татарстан буенча җылы һава торышы тәүлек дәвамында сакланачак. 14-нче сентябрь көнне республика төньяк киңлекләр буйлап хәрәкәт итүче циклонның җылылык секторында урнашачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр һәм томан фаразлана, көндез һәм кичен, атмосфера фронты якынайган саен, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Көндез +20...+25 градус көтелә, ягъни нормадан 5-6 градуска югары.

Әмма чәршәмбе көннән Татарстанда һава торышы көнчыгышка күчүче циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Төньяк-көнбатыштан салкын фронт узганнан соң, Төньяк киңлекләрнең салкын һавасы төбәккә омтылачак. Шактый озакка сузылган салкыннар көтелә. Чәршәмбе, 15-нче сентябрьдә, аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә +6...+11 градус, көндез +10...+15 градус булыр дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе көнне, 16-нчы сентябрьдә, болытлы булачак, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә +2...+7 градус, көндез +8...+13 градус.

Алдан фаразлау буенча җомга һәм ял көннәрендә, 17-19-нчы сентябрьдә, зур булмаган яңгырлар узачак. Төнлә +1...+6 градус көтелә, аязган вакытта кырау төшү мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә синоптиклар + 7 дән +12 градуска кадәр фаразлый, бу нормадан нәкъ менә 5 градуска түбәнрәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев