Яңгыр вакытында җил көчәячәк.
22 июльдә көндез һәм кич Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Яшенле яңгыр вакытында җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Фото: https://pixabay.com | tweemr


Нет комментариев