Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ял көне 16 градус җылы булачак

Җомга төнлә көчле яңгыр явачак.

Ял көннәрендә язгы җылы һава торышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

"Көндезге вакытта, шимбә көнне, температура +10 градус, якшәмбе көнне 16 градус җылы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Җомга төнендә шәһәрдә көчле яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы - 1 градуска кадәр төшәчәк», — диде Переведенцев.

Ял көннәрендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Алдагы көннәрдә төнлә һава температурасы күтәреләчәк. Якындагы дүшәмбе көнне температура 15 градуска кадәр җылыначак.

"Апрель ахырында тәүлеклек уртача температура 10 градусны тәшкил итәргә тиеш, әмма әлегә ул нормадан түбәнрәк. Декада турында сөйләсәк, температура нормадан ике градуска, ә якындагы биш көн эчендә номердан дүрт градуска түбәнрәк булачак", - дип билгеләп үтте спикер.

Фото: Татар-информ архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X