Реклама
Февраль хәрби - патриотик вакыйгаларга бай ай, ул кадет мәктәбендә дә зур чаралар белән узды. Шундыйларның берсе - "Сезнең батырлык гасырларда яшәр" дигән исем астында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды. Китапханәче Г. Мостафина 7-8 сыйныф укучыларын районда туып үскән дүрт Советлар Союзы героеның тормыш юлы белән таныштырды.Укучылар арасында...
Февраль хәрби - патриотик вакыйгаларга бай ай, ул кадет мәктәбендә дә зур чаралар белән узды. Шундыйларның берсе - "Сезнең батырлык гасырларда яшәр" дигән исем астында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды. Китапханәче Г. Мостафина 7-8 сыйныф укучыларын районда туып үскән дүрт Советлар Союзы героеның тормыш юлы белән таныштырды.Укучылар арасында "Нәрсә ул батырлык?" дигән викторина үткәрелде. Кичәнең икенче өлеше герой-шагыйрь М. Җәлилгә багышланды.
Й. Гарипова,
китапханәче.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз