Саба таңнары

Бии беләсеңме?...

Газиз татар милләтебезне саклауда әдәбият, дин һәм гореф гадәтләребез белән беррәттән, сәнгати чараларның әһәмияте зур булуын, шәт, беркем дә инкяр итмәс. Республикабызда җыр жанрында иҗат итүче артистларыбыз артканнан-арта бара. Сыйфат ягын тәнкыйтьләүчеләр булса да, җырласыннар алар, йөрсен халык концертларга, ишетсен татар сүзен, татар көенең моңын. Шулай рухын баетсын.

Соңгы елларда онытылып баручы жанр; аларга конферансьелар да килеп кушылса, тагын да яхшы булыр иде. Өлкән буын тамашачы Әзәл Яһудин, Гүзәл һәм Айрат Арслановларны һәм башка тел осталарын әле дә онытмый. Шагыйрьләребезгә һәм тирән мәгънәле кыска хикәя язучыларыбызга да иҗат җимешләрен халыкка ирештерү өчен киңрәк мәйдан ачылыр.

Реклама

Шөкер, мәгълүмат чыганакларына бай заманда яшибез. Үзебездәге вәзгыятьне күршеләр белән чагыштырып карый алабыз. Шул уңайдан күптән түгел башкорт телевидениесен карагач туган уй-фикерләрем белән уртаклашасым килә. Ул тапшыруда фәкать бию жанрына гына караган кызыклы тамаша – мастер-класс күрсәттеләр. Яшьлегемдә сәхнә йолдызы булып биеп йөргән чакларым булгангамы, кызыксынып карадым. Башта алып баручы башкорт биюләренең бай эчтәлекле икәнлеген, халыкның яшәеше дәверендә килеп чыгуларын тәфсилләп сөйләде. Бу концерт-тамашага уку йортларыннан, мәдәният учакларыннан бик күп бию коллективлары килгән. Башкорт көйләренә шул хәтле матур алымнар кулланып, дәртле итеп төрле биюләр башкардылар, сокланып карап утырдым. Тугандаш халкыбызга карата хөрмәтем тагын да артты. Соңыннан алып баручы: “Бездән соң килгән буыннар башкорт телен, җырларын гына түгел, халкыбыз тудырган биюләрен дә онытмасыннар иде” дип тамашаны йомгаклап куйды. Шәхсән үзем клубларда куелган концертларда, “ТНВ” каналында татар биюләрен бик сирәк күрәм. Башка халыкларныкына күбрәк игътибар бирелә кебек, толерантлыгыбыз комачаулыйдырмы, белмим. Әгәр үзләрендә омтылыш юк икән, нигә әле ут күршеләребездәгечә тиешле оешмаларга катгый күрсәтмә биреп конкурслар оештырмаска? Ә бит мәдәният йортларында эшләүче югары һәм урта махсус белемгә ия белгечләр җитәрлек. Юнәлеш кенә бирәсе. Булдыра алмасалар, аларны Казаннан чакыру мөмкинлеге дә бар.

Без яшь чакта кичке уен­нарда төрле биюләр белән мавыгып үстек. ТНВ каналындагы “Аулак өй” тапшыруларында әбиләр яшьләргә үрнәк булсын дип “Наза”, “Бәйләм", “Бишле" биюләрен күрсәтеп алалар, анысы. Әмма урыннарга барып җитеп, никтер дәвамлы булмыйлар шул алар. Югыйсә нинди мәһабәт мәдәният йортларыбыз бар, барысын да эшләргә була, теләк кенә кирәк. Татарлык тел белү белән генә чикләнә алмый, биюләребез үзенчәлекләрендә дә чагылырга тиеш ул. Данлыклы җыр һәм бию ансамблебез генә килеп туган бушлыкны тутыра алмас. Яшьләребез кая гына барсалар да, нинди халык белән аралашсалар да, биюләр аша да үзләрен таныта белергә тиеш. Аларда милли горурлык хисе уятуда әлеге жанрны киңрәк кулланасы иде.

Камил Галимҗанов. Байлар Сабасы.

Фото: архив/saby.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: