Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

24 туган көн кирәк

Сабада яшәүче бертуган энекәшемнең өч улы бар. Унынчы һәм икенче сыйныфта укучы ике улы бер көнне - 5 декабрьдә дөньяга килгәннәр. Яңа ел алдыннан Сабага баргач, энекәшләргә дә кереп чыгарга уйладык.

Өй ишеген ачып керүгә, икенчедә укучы шук уллары Рөстәм каршыга килеп басты. Хатыным аны туган көне белән котлап: "Мә, энекәш, туган көнеңә скутер алырсың",- дип шаяртулы тонда бер меңлек акча сузды. Малай күзләрен челт-челт йомгалап, бер акчага, бер хатыныма карап торды да: "Да, җиңги, тагын 24 туган көн кирәк икән әле скутер алу өчен",- дип олыларча уфтанып куйды. Рөстәмебез скутерның 25 мең сум торганын күптән белә булып чыкты.

Данил Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: калатау