Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Алар белән бергә без белгән заман, эпоха китә...

Олуг шәхесне соңгы юлга озаттык.

Үзебезнең Саба районыбызда гына түгел, ә күрше-тирә районнарда һәм республика күләмендә дә, үзенең төрле сфераларда куйган күпкырлы намуслы, тырыш хезмәтләре белән бик күпләргә билгеле зыялы, абруйлы, эшлекле, тынгысыз шәхес, мөхтәрәм НУРИСЛАМ ФӘТХУЛЛА УЛЫ НАСЫЙБУЛЛИН, Саба халкын ятим итеп, бакыйлыкка күчте. Шул сәбәпле, хатыны СУФИЯ Гыйлемхановнаның, кызлары Эльвира Нурисламовнаның, Элеонора Нурисламовнаның якыннарының, гаиләләренең олы кайгысын уртаклашам, барысына да ныклык, сабырлык, сәламәтлек телим. Гаиләсенә, якыннарына гына түгел САБАБЫЗ өчен дә бик авыр югалту бу!!! Йөрәк кенә түгел , хәтта акыл да мондый югалтуны кабул итәргә һич кенә дә әзер түгел... Мондый ШӘХЕСләр китү белән аяк астында җир убылгандай, якты кояшның җылылыгы юкка чыккан сыман була... Мондый Олпат Затлар белән бергә без белгән, без ияләнгән ЗАМАН китә , ЭПОХА китә... Бу югалту ачысыннан күңел әрни, йөрәк елый... Ә күңелдә аның турыда бары тик якты хатирәләр... Дистә еллар буена ул алыштыргысыз педагог, тәрбияче, үрнәк мәктәп директоры, совет органнарында һәм район администрациясендә җаваплы постларда эшлекле , максатчан , булдыклы зур Җитәкче иде... Бу вазифаларның һәркайсын чын күңелдән бирелеп , яратып , яхшы нәтиҗәләргә ирешерлек итеп башкарды ул. Әйе, Нурислам Фәтхуллович , укымышлы , күпкырлы тирән белемле булу өстенә, бик намуслы, эшчән тырыш шәхес иде! Һәм нинди генә югарылыкта эшләгәндә дә аны аеруча бизи торган сыйфат аның ГАДИлеге булды! Гомеренең барлык чорында шушы асыл сыйфаты аны кешеләргә, халыкка якынайтты һәм һәр эшен уңышлы башкарып чыгарга да ярдәм иткәндер. Балалар белән дә, яшьләр һәм өлкәннәр белән дә дөрес мөгамәлә урнаштырып, алар белән теләсә кайсы югарылыкта җитәкчелек итәргә сәләтле җитәкче, остаз, көндәлек тормышын, яшәешен дә гади генә итеп , тыйнак, әмма җылы һәм ныклы итеп кора белде һәм барыбызга да үрнәк булырдай итеп яшәде. Хатыны Суфия Гыйлемхановна белән искиткеч матур гаилә кордылар, бар яктан да гүзәл кызлар үстереп олы тормыш юлына чыгардылар , оныкларына да үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен җиткерә алдылар. Рухи яктан да бик көчле шәхес буларак, Нурислам Фәтхуллович үзенең якыннарыннан тыш та бик күпләргә рухи таяныч, тормыш маягы булып яшәде! Барысы-барысы өчен мең-мең рәхмәт Сезгә, Нурислам Фәтхуллович! Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, ахыргы урыннарыгыз Җәннәт түрләрендә булса иде, Амин! Сезнең үткен, акыллы, урынлы фикерләрегезне, җылы да, шаян да сүзләрегезне, тальян моңнарыгызны бик-бик-бик озак вакытлар юксынырбыз инде... Хөрмәтле Нурислам Фәтхуллович, Сез Олпат Шәхес, төбәгебезнең Затлы Ир-егете, Сезнең якты истәлегегез, без-сабалылар һәм республикабызның, илебезнең төрле почмакларына сибелгән меңләгән шәкертләрегез күңелендә АК НУР булып мәңге яшәр!

Зөлфирә Котдус кызы Иксанова

Фото: vk.com/nurislam40

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев