Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

БЕЗ БИТ ШЫҢАР ЯКЛАРЫ!

Туган якның һәр карыш җире, һәр искән җиле кадерле аның.Үз төбәгеңдә канат чыгарып, чит төбәкләрдә уңыш казанган якташлары белән һәркем горурлана. Безнең Шыңар ягы туфрагы да андый шәхесләрне күпләп биргән төбәк. Әмма бүген язмамда сәләтле яшьләребез уңышына тукталасым килә. Хәзерге вакытта безнең төбәктән югары һәм махсус уку йортларында 50дән артык...

Туган якның һәр карыш җире, һәр искән җиле кадерле аның.Үз төбәгеңдә канат чыгарып, чит төбәкләрдә уңыш казанган якташлары белән һәркем горурлана. Безнең Шыңар ягы туфрагы да андый шәхесләрне күпләп биргән төбәк. Әмма бүген язмамда сәләтле яшьләребез уңышына тукталасым килә. Хәзерге вакытта безнең төбәктән югары һәм махсус уку йортларында 50дән артык яшьләр белем ала. Бер кызыбыз Айсинә Мөхәммәтгалиева Россия Ислам университетының теология факультетын тәмамлаганнан соң, махсус конкурста җиңеп, хәзерге вакытта Төркиянең Бурса шәһәренең Олудаг университетында магистратура белгечлеге буенча укый. Шул ук вакытта Айсинә Казан технология университеты студенты да әле. Шушы көннәрдә Казаннан кабат сөенечле хәбәрләр килеп иреште. Казан федераль университетының филология факультеты студенты Алисә Билалова мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен вуз җитәкчелеге тарафыннан 40 мең сум, Казан технология университетында белем алучы Ландыш Сәхипова "Яшь химик" республика конкурсында 1 урынны алып, 35 мең сум, Казан энергетика университетының 4 курс студенты, 1 курстан гел "5" билгеләренә генә укучы егетебез Айнур Фәйзуллин укудагы уңышлары өчен 20 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнделәр. Быел Шыңар төбәгеннән тагын 9 кыз һәм егет югары һәм махсус уку йортларына укырга керергә җыеналар. Киләчәктә алар да шыңарлылар данын күтәрер, зур уңышлары белән сөнедерер дигән өметтә калабыз!

Әлфия Билалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев