Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

КИЛӘЧӘГЕБЕЗ БҮГЕННӘН БАШЛАНА

Язмышларын туган җир белән бәйләргә теләүче егет һәм кызлар 30 еллык тарихы булган Саба аграр көллиятендә белем һәм тәрбия алалар. Көллият дигәч, күз алдына күпмедер баскыч югарыда булган уку йорты килеп баса.

Һәр дәресебез нәтиҗәле булсын өчен кабинетларда барлык уңайлыклар булдырылган, югары технологияле интерактив такталар файдаланыла. Студентлар теманы укытучы сөйләгәнне генә тыңлап түгел, ә ачык мисалда үз күзләре белән күреп тә истә калдыралар. Үткәреләсе дәрескә укытучы белән беррәттән, студентлар да әзерләнә: төрле презентацияләр алып килеп, дәресне тагын да тулыландыралар. Укытучылар дәрес материалын аңлатудан тыш, студентлар белән фикер алышалар. Шуның нәтиҗәсендә студентларның укуга булган карашы тагын да арта, уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Укытучы белән студент кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.

Көллиятебездә студентлар уку белән генә чикләнеп калмыйлар. Һәрберсе иртәнге линейкада үзләренең сәнгатькә булган осталыкларын, һөнәрләрен күрсәтәләр. Укытучылар һәм дуслары каршында чыгыш ясау аларны каушап калмаска, ныграк басып торырга, үзләре өстендә күбрәк эшләргә этәргеч бирә. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен күрү, аны үстерү, иҗади шәхес буларак тәрбияләү безнең төп бурыч. Көллиятебездә үткәрелгән бәй­геләр - моның ачык мисалы. Студентларның бар көчен куеп, уй-фикерләрен, белемнәрен эшкә җигеп, бәйгеләрдә көч сынашуы лидерлык сыйфатларын күрсәтә түгелме? Бу, чыннан да, шулай. Көллиятебездә белем алучы студентлар барысы да лидер булырга омтылалар. Бу аларның тырышып укуларында, хезмәт эшчәнлегендә нык чагылыш таба.

Көллиятебездә нинди генә эш башкарылса да, соңгы нәтиҗә баштагы максатның, бурычларның дөрес билгеләнүенә бәйле. Болары да авыр һәм күп хезмәт таләп итә торган эш. Моны бары тик искиткеч тырыш, заман сулышын тоеп, үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкаручы җитәкче һәм укытучылар гына булдыра ала.

Р.Шәмсетдинов,

директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев