Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сайлап алганнар, диярсең

Сабантуйлары быел илебезне тагын да ныграк колачлады. Милли бәйрәмебез татарны дөньяга танытуда гаять мөһим чара булып әверелде.

Үзебездә дә Сабантуйлары елдан-ел матуррак, оешканрак үтә, милли бизәкләргә байый бара. Районыбыз җитәкчеләре һәм оешмалар да, ямь өстенә ямь өстәп, халыкка яхшы хезмәт күрсәтүгә нык игътибар бирәләр. Әйтик, Бөрә буенда узган бәйрәмгә халыкны йөртү быел бик төгәл оештырылган иде. Күпләр Сабантуенда пассажир хезмәтенең бушлай күрсәтелүенә ышанып та җитә алмады хәтта. Быел автобуслар йөртүне оештыру җаваплылыгы чикләнгән "Яшен" җәмгыятенә йөкләнгән иде. Җәмгыять җитәкчесче Рамазан Зарипов оешмага иң яхшы кадрларны сайлап алган, ахры. Шоферлары бик әдәпле, сорауларыңа культуралы һәм тыныч җавап бирәләр. Автобусның ничә минуттан кузгаласына кадәр төгәл әйтеп сөйләшәләр. Шуңа да халык та кабаланмый, этеш-төртеш юк. Автобуслар берсе артыннан берсе килеп тора, халык сабыр гына көтә һәм утырып та китә. Шундый мөгамәләдән соң сабалылар һәм кунаклар, билгеле инде, Сабантуй мәйданына яхшы кәеф белән килеп керә һәм күңел күтәренкелеге тоеп тамаша карый.

Кешеләр турында шулай кайгыртулары өчен район җитәкчеләренә, бигрәк тә Рәис Миңнехановка зур рәхмәт.

Халкыбыз бәйрәмнәрдә күңелле ял иткәннән соң, яңа дәрт белән эшкә кереште. Инде үстерелгән игеннәрне җыйнап алу башланды. Ындыр табакларына ашлык мул кайтсын, җәйге-көзге табыннарыбыз мул булсын иде.

Харис Баһаветдинов.

Эзмә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев