Бүген махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Альберт Фазлыйәхмәтов белән хушлаштылар
Бүген Сабада махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Альберт Нургали улы Фазлыйәхмәтовны районыбыз җитәкчелеге, якыннары, дуслары соңгы юлга озаттылар.
Хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары һәм авылдашлары катнашты.
“Безнең безне уртак кайгы берләштерә. Альберт Фазлыйәхмәтов Россиянең, Татарстанның, Саба районының горурлыгы. Ул беркайчан да башкалар җилкәсе артына качып йөрмәгән, алгы сафта булган. Хөрмәтле Гөлфинур Нәгыймовна, геройның туганнары, якыннары, без бүген сезнең күтәрә алмаслык авыр кайгыгызны чын йөрәктән уртаклашабыз. Улыгызның батырлыгы халык күңелендә калачак, кыюлык, геройлык үрнәге булып торачак. Батырларның даны мәңгелек”,–диде Андрей Никиташин.
Альберт Нургали улына 27 яшь иде. 1998 елның 31 маенда Сабада туган. Өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә җибәрелә. Херсон юнәлешендә хезмәт итә. 2024 елның 23 декабрендә Украинада хәрби бурычын үтәгәндә дронннар атакасы вакытында батырларча һәлак була.
Хушлашуда Альберт Фазлыйәхмәтовның бергә хезмәт иткән дуслары да катнашты. Алар Саба егетенең геройлыгын сүздә түгел, эштә күрсәткән укчы икәнлеген раслап, батыр ул тәрбияләп үстергән әнисенә рәхмәт белдерделәр.
Альберт Нургали улы бүген Саба зиратында җирләнде. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Ватан өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Фәнил Мәүлетов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев