Махсус хәрби операциядә вафат булган Илфир Мөхлисовны соңгы юлга озаттылар
Районыбыз үзенең тагын бер каһарманы белән хушлашты. Илфир Зөфәр улы Мөхлисов махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 25 октябрендә контракт нигезендә китә. Аның җәсәде кичә Туктар авылы зиратында гүргә иңдерелде.
Илфир Зөфәр улы 1990 елның 17 маенда Байлар Сабасында дөньяга килә.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәр училищесында автомобиль ремонтлау слесаре белгечлеген үзләштерә.2008-2009 елларда хәрби хезмәттә була. 2023 елның 10 апреленнән ул Яр Чаллы шәһәре Комсомольский районы хәрби комиссариатында хәрби исәптә тора. Өйләнгән, беренче никахыннан ике баласы бар. Әнисе Зилә Кави кызы һәм әтисе Зөфәр Әсхәретдин улы лаеклы ялда, Туктар авылында гомер итәләр.
Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасимендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Комсомольский районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов катнашты. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашып, алар Илфир Зөфәр улы Мөхлисовның намус һәм Ватанга тугрылык үрнәге булуын билгеләп үттеләр.
Ватан боерыгын ахырга кадәр намус белән үтәгән батыр якташыбызның якты истәлеге һәрчак күңелләрдә сакланыр. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев