“Үзем шулай хәл иттем”
2024 елда сайтыбызда дөнья күргән һәм иң күп укылган язмаларны искә төшерәбез.
Контракт хезмәтендәге райондашыбыз ике атналык ялда булды.
Донбасстагы махсус хәрби операциягә (СВО) үз теләкләре, ягъни контракт белән китүчеләр арта бара. Алар арасында Саба районының батыр ир- егетләре дә бар.
Шундыйларның берсе – 47 яшьлек Марат Моратов. Иләбәр авылында гомер иткән Әлфия һәм Мөхәммәтхәлим Моратовлар гаиләсендә өч бала үскәннәр. Әтисе гомер буе колхозда эшләде, әнисе ферма мөдире иде. Марат исә туган авылында шәхси эшмәкәр, төзелеш белән шөгыльләнә. 2023 елның августыннан контракт килешүе төзегәч, елга якын хәрби-кыр шартларында, блиндажда яши. Херсон өлкәсе юнәлешендә дислокацияләнгән 328нче дивизиянең 104нче десант-штурм полкында хәрби хезмәттә. Ул хисләргә дә бирелми, сүзләрне дә уңга-сулга чәчми, артык бер җөмлә дә әйтми. Армиядә кайда, кем булып Ватан алдындагы бурычын үтәгәнен дә белмәдек. Чын солдат характеры анда. Хәзер ул кыска вакытлы ялда. Махсус хәрби операциядә катнашуы турында да:
“Үзем шулай хәл иттем. Башкача булдыра алмадым. Хатынның ике абыйсы да шунда. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән сүз дә бар. Мин дә ныклы карарга килдем. Бер дә үкенмим”, – дип кенә мәгълүмат бирде.
“Ниятен әйткәч, башта ышанмадым, аннары шок булды. Тормыш шундый көтелмәгән борылышлардан тора икән. Ялгыз хатынга авыл җирендә бик авыр калды. Әле ярый, каршы як күршеләрем, Диләрә белән Динар Шиһабиевлар булдылар. Ни генә килеп чыкса да, аларга йөгереп кердем. Капка төбен кардан кыш буе Динар чистартты һәм чистарттырды, краннан су тамса, акса да, ярдәм итте. Бик рәхмәтлемен аларга, исән-сау булсыннар, тигезлектә бәхетле яшәсеннәр”, – дип сүзгә кушылды тормыш иптәше, китапханәче Эльмира Моратова.
Иләбәрдә яшәүчеләр хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм оештыруда да активлык күрсәтә. “Игенче” хуҗалыгы, оешмалар, эшмәкәрләр булыша. Эльмира Моратова мобилизацияләнүчеләргә каралган социаль ярдәмнән файдалану өчен ягулыкка утынга да гариза язган. Әлегә чираты килеп җитмәгән. Әлбәттә, ире өйдә юкта, Эльмирага да җиңел түгел, авыл җирендә эш һәрчак бар.
Әйткәнебезчә, “Бабай” позывнойлы райондашыбыз хәрби тормышы турында бик җәелеп китәргә теләми. Баш очыннан очкан ракеталар сызгыруыннан соң аңа, әлбәттә, тыныч авыл бераз сәеррәк тә әле.
“Барысы да тәртип, ашарга бар. Җирле халык белән мөнәсәбәтләр уңай. Анда инде яңа бәрәңге ашыйлар, ләкин кыйммәт. Бездә башкорт егетләре байтак. Мин инде аларча сөйләшергә өйрәнеп беттем бугай. Бездә ялга киткән кеше килеп җитмичә, икенче хәрбине отпускага җибәрмиләр. Мин 19 июньдә юлга кузгалырга тиеш. Аңарчы йортта ремонт эшләре бар”, – ди ишек алдына буй-буй такталар таратып салган Марат.
Күрәсең, аңа анда иптәшләре ничек, алар белән бар да тәртиптәме икән, дигән уй да тынгылык бирми. Тыныч күңел белән китә ул, чөнки Иләбәрдә үзен догалар белән көтеп торуларын белә. Димәк, барысы да яхшы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев