Югары Симет авылында Җиңү көненә багышланган митинг узды
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Югары Симет авылында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Чарага тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар каршында Югары Симет урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Ахырдан обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 145 кеше китә, шуның 94 сугыш кырларында һәлак була, 51 генә исән кайта. Митингтан соң өлкәннәр чәй өстәленә рәхим итте.
Шул ук көнне тыл ветераннарын котладылар. Саба районында халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Илнур Хабибуллин, Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев