Юлбат авылында Җиңү бәйрәмендә батыр сугышчыларыбыз истәлегенә «Хәтер бакчасы»нда агачлар утырттылар
Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып. Килде ул көн — горур күкрәкләрдә Орден-медальләрне чыңлатып...
8 май көнне Юлбат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узды. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җирлек халкы җыелган иде. Митингта авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев һәм Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, ветераннар белән бергә «Хәтер бакчасы»нда агачлар утырттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев