Райондашыбыз Җиһания Хәйретдиновага республика рәисе медаль тапшырды
Бөек Җиңү көне якынлашканда
80 ел узса да, югалтулар әрнүе һәм җиңү шатлыгы әлегә кадәр һәр гаиләдә, илебезнең һәр почмагында яши. Туган җиребез өчен көрәшкән солдатларның батырлыгын да, тылда җиңү өчен хезмәт иткән кешеләрнең ныклыгын да заман йөрәкләребездән сызып ташламады. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде.
Тантана Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Чарада республика җитәкчелеге, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, дин вәкилләре катнашты.
Бәйрәм чарасында Сабадан да зур делегация катнашты. Тантана барышында Республика Рәисе Рөстәм Миннеханов Мәртен авылыннан тыл хезмәтчәне Җиһания Хәйретдинованы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.
Мәгълүмат https://rais.tatarstan.ru/ алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев