Саба таңнары

Сабинский район

18+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Шекше авылында Җиңү бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр

Бөек Җиңүгә-80 ел

   Бәйрәм чарасы мәдәният йортында "Кирәкми безгә сугыш!" дигән исем астында тантаналы концерт программасы  белән башланып китте. Шекше гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Ватан һәм туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык турында патриотик җырлар башкардылар, дуслык, тынычлык. татулык турында шигырьләр сөйләделәр, бәйрәмне хореографик күренешләр бизәде. 
   Шекше авыл җирлегендә яшәүчеләргә район башлыгы исеменнән җылы теләкләрен Саба районы электр челтәре җитәкчесе Рөстәм Якупов җиткерде. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов тыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде.

“Бу сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр.Ул чор газапларын, ачлы-туклы тормышны хәзерге тол ветераннары хаман да тетрәнеп искә алалар. Кызганыч, җирлегебездә бер генә сугыш ветераны да калмады. Тыл хезмәтчәннәре дә  берничә генә калып бара. Барлык каһарманнарыбыз алдында баш иябез. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы Сәрдәдән бер егетебез бар. Аның да исән сау әйләнеп кайтуын телибез. Ил-көннәребезгә тынычлык, аяз күк йөзе телим. Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән!"-диде ул.

 Дәһшәтле сугышка Шекше җирлегеннән 395 ир-егет чыгып китә, аларның 216 сы герой-шәһәрләрне һәм Европа илләрен азат иткәндә мәңгелеккә ятып кала. 179 кеше җиңү яулап туган якларына әйләнеп кайта. Бәйрәмнең икенче өлешендә чарада катнашучылар авыл үзәгендәге стеллага юл тоттылар. Биредә җыелган халык, мәктәп укучылары, учреждение хезмәткәрләре, Шекше авыл җирлеге һәм бәйрәм кунаклары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә кулган стелла каршына тере чәчәкләр салдылар. Шәһит киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды.  
  Бәйрәм чарасының тантаналы өлеше төгәлләнгәч, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов, Саба районы хакимиятеннән килгән вәкил Рөстәм Якупов, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән берлектә тыл ветераннары- Алан Елга авылыннан 94 яшьлек Асия апа Гайнанова һәм Сәрдә авылыннан 96 яшьлек Миннесабир ага Самигуллиннарның өйләренә барып, район башлыгы исеменнән Котлау хатлары һәм күчтәнәч пакетлары тапшырдылар. Бәйрәм чаралары Шекше авылының халык теленә "Сабантуй мәйданы" дип телгә кергән  урында, Җиңү аллеясында нарат  үсентеләре утырту белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев