Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан « Йөрәктән - йөрәккә » дип исемләнгән хәйрия концерты булып үтте.
Олы Кибәче авыл клубында укытучылар коллективы, укучылар катнашында зур концерт узды
12 нче апрель көнне Олы Кибәче авыл клубында укытучылар коллективы, укучылар катнашында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан « Йөрәктән - йөрәккә » дип исемләнгән хәйрия концерты булып үтте. Концерттан җыелган акча махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче егетләргә ярдәмгә юнәлдереләчәк. Кичәгә Украинада хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләре, туганнары ,авылдашлар җыелган иде. Килгән һәркем моңланып та, сагышланып та утырды, ял да итте. Сәхнәдәге һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Патриотик жыр-биюләр, шигырьләр күпләрнең күзләрен яшьләндерде. Залда махсус хәрби операциядэ катнашучы егетләрнең фотосурәтләрен карап, тын калып, аларны зур горурлык белән искә алдык. Концертка килүчеләрнең күп булуы да халкыбызның бердәм булуына ачык мисал булып тора. Чарага килгән һәркем сугыштагы егетләребезгә ярдәм итәр өчен кечкенә генә булса да үз өлешен кертте. Без мондый чаралар, кичәләр бик кирәктер дип уйлыйбыз, чөнки алар халыкны берләштерә, аның рухи байлыгын үстерә. Авыр вакытта үз илең һәм халкың белән бергә булу, кулыңнан килгәнчә ярдәм итү- чын патриотизм ул. Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы оештырган хәйрия концерты да жиңүгә бер өлеш. Дөньяларга тынычлык, илебезгә иминлек килсен! Ир - егетләр исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев