Саба таңнары

Сабинский район

18+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Хәтер яна мәйданнарда мәңгелек ут булып

Быелгы 9 Май Бөек Җиңүнең 80 нче язын китерде. Әлеге тарихи датаны бөтен ил халкы белән беррәттән, райондашларыбыз да тантаналы шартларда билгеләп үттеләр.

Районыбызның оешма-предприя­тие, учреждение,  шәхси эшмәкәрләр, “Кайнар нокта”ларда булучылар, хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре  катнашындагы парад быел аеруча үзенчәлекле итеп, Бөек Ватан сугышы чорыннан башлап, бүгенге тормышны чагылдырып, ягъни театральләштерелеп оештырылды. 1941 елның 22 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучыларының бәйрәм иртәсен өзеп, Юрий Левитанның сугыш башлану хакындагы  шомлы хәбәре янә күңелләрне тетрәндерде.  Хезмәт коллективлары илебез халкының  Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелүен, ир-атларны  фронтка озату,  тылдагыларның авыр  хезмәтен,   сугыш барышы,   партизаннар хәрәкәте, 1945 елның  9 маенда Җиңү көнен бәйрәм итүне  шул чор рухы аша тетрәндергеч итеп  гәүдәләндерделәр. Шулай ук сугыштан соңгы елларда илебезне торгызу, киң колачлы төзелешләр, техника үсеше, гомумән,  илебезнең 80 еллык  тарихына бәйле  вәзгыять сурәтләнде.   Әлбәттә,  сугыш афәте китергән михнәтләрне күз яшьләрсез  тамаша кылу мөмкин булмады, шул ук вакытта илебезнең  80 ел эчендәге казанышлары,  икътисадый үсеше  белән  горурлану хисләре дә тудырды.  Сугыш чоры техникасын беренче автомашиналар, аннары  заманча техника  алыштырды. Гигант төзелешләр, завод-фабрикалар сафка басуы гәүдәләндерелде.   Олы Кибәче авылы эшмәкәре Рифкать Шәфыйков быел да солдат  киемендәге  өч оныгы белән, хәрби техника алып килеп, һавага тынычлык күгәрченнәре очырды.

Районыбыздан   сугышка  8427 кеше китә, шуларның 4989ы яу кырында ятып кала яки хәбәрсез югала. Хәзерге вакытта  районыбызда 109 тыл ветераны һәм  ирләре сугышта үлеп калган тол хатыннар яши. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3767 райондашыбыз орден-медальләр белән бүләкләнде, 4 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 2 якташыбыз Дан орденнарының тулы кавалеры булды. Җиңү көнен  сугыш  каһарманнары белән бергә,  көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйган тыл ветераннары да якынайтты. Тылдагы батырлыгы өчен 5109 райондашыбыз “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

Тарихи мәгълүматлардан кү­рен­гәнчә, сугыш елларында районыбызга  барысы 3346 кеше, шул исәптән 1247 бала эвакуацияләнә. Мәскәүнең үзеннән генә дә 98 гаилә Саба районында үзенә сыену урыны таба. Алар терәк мәктәпкә, урта мәктәп интернатына, хуҗалыкларга урнаштырыла. Эшләүчегә тәүлегенә 400 грамм икмәк, 400 грамм бәрәңге бирелә. Хезмәткәргә һәм гаилә әгъзасына бу норма 200-әр грамм тәшкил итә.

1941-1942 елларда Шәмәрдәндә һәм Сабада 139нчы запас зенит-артиллерия полкы урнаша. Солдатлар урта интернат-мәктәп бинасын казарма итеп файдаланалар.  Һәркайда  хәрби тәртип хөкем сөрә. Төнлә урамда дозор йөреп тора. Һәр кешенең тәрәзәсе томаланган, шырпы яктысы да тышта күренергә тиеш булмый.  Мәктәптә хәрби хәзерлек дәресенә игътибар арта. Балалар белән дә мәктәп түбәсендә дежур тору эше оештырыла, авиация һөҗүме була калса, саклану чараларын тормышка ашыру юллары өйрәнелә.

Фронтта сугышучы солдатлар өчен барлыгы 772 тун, 510 сырган бишмәт, 481 чалбар, 1262 күлмәк, 3248 пар күн итек, 54618 пот икмәк, 39688 пот бәрәңге, 54618 пот яшелчә, 8603 пот ит, 3308994 литр сөт, 2243230 данә йомырка, 106212 пот брынза, 353514 пот йон, 33066 тире озатыла.

Кызганыч, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы районыбызда сугыш ветераннарыннан башка гына билгеләп үтелә. Иң мәртәбәле урынны тыл хезмәтчәннәре алды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән   район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп,  тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына кырыс  сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен  олы рәхмәт белдерде. “Сезнең буын – кыю, намуслы, зирәк, сабыр, тырыш, илен сөйгән җиңүчеләр буыны.  Без сезгә тиңләшәбез. Бүген Ватаныбызның язмышы, аның киләчәге  һәрберебезгә бәйле.  Бө­ек Җиңүнең 80 еллыгын махсус хәрби операция бару шартларында билгеләп үтәбез. Анда катнашучылар – безнең геройларыбыз. Бу эштә катнашучы барлык битараф булмаган кешеләргә, волонтерларга, эшмәкәрләргә  гуманитар ярдәм булдырганнары өчен олы рәхмәтемне белдерәм.   Бүгенге вәзгыять һәрберебездән бердәм, дус, ярдәмчел булуны сорый. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы  илебездә  игълан ителгән  Ватанны саклаучылар елына туры килүе аеруча үзенчәлекле. Барыгызга да сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет-шатлык телим”, –диде Рәис Миңнеханов. 

Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.  Саба һәм Теләче районнарының хәрби комиссары Фәнис Закиров  бәйрәм теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмдә  язгы-җәйге чорда хәр­би хезмәткә китәчәк 38 егетнең 15е  катнашып  хөрмәтләнде.  Тантана ахырында Билгесез солдат, Советлар Союзы Геройлары бюстлары куелган изге урынга һәм тыл ветераннары стеласына чәчәкләр салынды. Соңыннан Нократ Аланы шәһәрендә урнашкан Генерал-лейтенант  Валерий Асапов исемендәге Махсус социаль әзерлек үзәге”нең “Без җиңүчеләр токымыннан” дип исемләнгән хәрби  чыгышлары бе­лән дәвам итте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев