7 май 2014 яңалыклары
-
"Ялларда тәртип бозу, бәйрәмнәрнең ямен алу очраклары булмасын өчен барлык чаралар күреләчәк"
Илебез Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнә. Әмма 1941-1945 елларда сугыш үткән кичәге союздаш республикаларда 9 Майны билгеләп үтүгә карашның үзгәрүе, Украинадагы вәзгыять барыбызны да тирән борчуга сала.
-
Бүген бертөркем тыл ветераннары "Мулла" спектаклен карарга китте
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашу уңаеннан бүген районнан бертөркем тыл ветераннары Казанга Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектаклен карарга китте.
-
Законсыз балык тоткан өчен штраф күләме өч тапкыр артты
«Уылдык» операциясе барышында «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе үз карамагындагы территориядә һәм акваториядә тәүлек әйләнәсе патрульлек итүне оештырды. - Ун көн эчендә безнең белгечләр тарафыннан 52 беркетмә төзелде, - диде тыюлык башлыгы Александр Салмин. - Браконьерлардан алынган ятьмәләрнең (43 берәмлек) гомуми озынлыгы алты чакрымнан артып китә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының...
-
Бүген район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә киңәшмә узды [+фото]
7 май көнне Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов район Советы һәм Башкарма комитеты бүлек начальниклары, район оешма-предприятие, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә уздырды. Бүген 7 май - радио һәм элемтә хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Рәис Нургалиевич, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең аеручада уңышка ирешкән радио хезмәткәрләрен тәбрикләп, аларга...
-
“Саба дулкыннары” - һәр өйдә көткән кунак
7 май көнен барлык элемтә тармаклары белән беррәтттән, радио сөючеләр һәм "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәре буларак каршылый. Саба районы хакимияте башлыгы карары белән "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе оештырылуга 15 майда 14 ел тула. Сабада 1938 елда чыбыклы радиодан башланган эшчәнлекнең нигезе нык булып, бүген республикада "Саба дулкыннары" радиосы...
-
Электр элемтәсе бүлеге начальнигы Тәбрис Галиев: "Бүген 6000 югары тизлекле интернет, 7780 телефон, 2800 IP телевидение абонентларына хезмәт күрсәтелә"
Районыбызда элемтә һәм мәгълүматлаштыру тармагы үсеше иллегә якын кешене туплаган район электр элемтәсе бүлеге коллективы көче белән тормышка ашырыла.
-
Яңгырлар явып торса да, районда язгы чәчү тукталмый
Яңгырлар явып торса да, авыл хезмәтчәннәре җилләгән урыннарда, язгы чәчү тукталмый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, уҗым мәйданнары, күпьеллык үлән басуларына тулысынча ашлама кертелгән. Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тырмалау төгәлләү алдында. Туңга сөрелгән мәйданнарны 18106 гектарда тырмалау үткәрелгән. 2776 гектар мәйданда орлыклар җир куенына салынды....
-
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган иҗат-отчет концертларында катнашкан үзешчәннәргә Рәис Миңнеханов рәхмәт сүзен җиткерде
Агымдагы елдан район мәдәният йортларында һәм Шәмәрдәндә оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Бөек Җиңү яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда" дип исемләнгән иҗат-отчет концертлары үтте. Гыйнвар аенда район мәдәният йортында Саба аграр көллият башлап җибәргән җыр-моң эстафетасының язгы сезонын 2 май көнне банк хезмәткәрләре төгәлләде. Район мәдәният...
-
Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен “Кайнар элемтә” эшли
13-14 майда (10-17 сәгатьләрдә) Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкиле аппараты республика хәрби комиссариаты белән берлектә "Кайнар элемтә" үткәрә. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрдә сораулары булган кешеләр 8(843) 236-40-62, 236-40-98, 236-40-17 телефоннары аша элемтәгә керә алачаклар.