8 апрель 2021 яңалыклары
-
Юлбат мәдәният йортында мәдәни чаралар
Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә ,язгы каникул көннәрендә балаларның ялын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан, “Укы,уйла эзләп тап,йөз сорауга йөз җавап”-дип исемләнгән төрле өстәл уеннары оештырылды. Өстәл уеннары уйнап, башларны эшләтәбез,дуслыкны ныгытабыз. Бергә уйнау балаларда татулык,бер- береңә ярдәмләшү,матур итеп аралаша белү күнекмәләрен үстерә.
-
9 апрельгә һава торышы
9 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -1..+4°, көндез +4..+9°, көнчыгыш районнарда +13° градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
-
«Сәламәт булу вакыты!» дип исемләнгән танып белү сәгате
Сәламәтлек - һәр кеше тормышында мөһим роль уйный. 7нче апрель көнне Эзмә мәдәният йортында «Сәламәт булу вакыты!» дип исемләнгән, ФАП фельдшеры Гөлназ Шәйхетдинова катнашында, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган танып белү сәгате үткәрелде. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Фельдшер Гөлназ Шәйхетдинова сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кеше тормышында аның роле турында сөйләде.
-
Роспотребнадзор эксперты офисларда битлек режимын гамәлдән чыгаруның шартларын атады
Россия Фәннәр академиясе академигы Вадим Покровский сүзләренчә, илдә коронавирус пандемиясе әле тәмамланмады.
-
Ир-ат командалары арасында волейбол буенча Чемпионаты
7нче апрельдә МБУ «Спорт комплексы»нда 19:00 сәгатьтә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә С.В. Рахманинов иҗатына багышланган чаралар узды
1 апрельдә бөек рус композиторы Сергей Рахманиновның туган көне билгеләп үтелә. Президент Указы нигезендә, бөек композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгы Россиядә 2023 елда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Әлеге чараны әзерләү һәм уздыру өчен федераль оештыру комитеты булдырылды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан « Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә» бөек рус композиторы С.В. Рахманиновның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чаралар үткәрелде.
-
Фирдүс Тямаев: Студент вакытта Мөслимнән бер кыз белән хатлар алыштык
Татарстанның атказанган артисты посткроссинг хезмәте аша бер белмәгән кешегә «Бәлки син мине яратасыңдыр?» дип язып хат җибәрде.
-
Нәзарәт сайтында рамазан ае турында сорауларга багышланган сәхифә ачылды
Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.
-
Илдар Гыйльметдинов: Безгә балаларны туган телләрне өйрәнүгә җәлеп итәргә кирәк
Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат фикеренчә, белем бирүдә уен методикасына басым ясау зарур.
-
Россиядә эшсезлек буенча пособиеләрне яңа кагыйдәләр буенча түли башладылар
Кайбер категорияләргә караган эшсезләрнең максималь пособие алу мөмкинлеге арттырылды.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергә атлыйбыз» исеме астында республика семинары узды
Балалар иҗат үзәге базасында «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергә атлыйбыз» дип исемләнгән республика семинары булып узды. Семинар эшендә Татарстан республикасында Россия укучылар хәрәкәтенең региональ координаторы Раззакова Руфинә Равил кызы һәм Татарстан республикасында Россия укучылар хәрәкәте Рәисе Сафин Динар Рузелевич катнаштылар.
-
Леонов: быел Татарстанның йөз мәктәбендә регби дәресләрен кертү планлаштырыла
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы башлыгы «Стрела» регби клубы инфраструктурасы — Россиядә иң яхшыларның берсе, дип белдерде.
-
ИГЪТИБАР! ӨМӘГӘ ЧАКЫРАБЫЗ!
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының 2021нче елның 26нчы мартында кабул ителгән 322-п номерлы карары нигезендә, 1нче апрельдән 31нче майга кадәр торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның кысаларында Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан шәхси хуҗалыклар, оешма, предприятие, учреждение,шәхси эшмәкәрләр тарафыннан үзләренең биләмәләрен тәртипкә китерү эше башлана.
-
«Ак Барс» җиңде: Данис Зарипов бер айдан артык тәнәфестән соң бозга чыкты
Көнчыгыш конференциясе финалының «Ак Барс» — «Авангард» сериясе исәбе — 1:2.