Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәзарәт сайтында рамазан ае турында сорауларга багышланган сәхифә ачылды

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

Рамазан алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2021: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады.

Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, әлеге сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2021 елда Рамазан аенда фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башка мәсьәләләр турында актуаль мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук республикакүләм ифтар, әлеге зур чараны оештыруга һәм үткәрүгә өлеш кертү ысуллары, Казанда һәм Татарстанда ифтар кылу урыннары турында белергә мөмкин.

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X