Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергә атлыйбыз» исеме астында республика семинары узды

Балалар иҗат үзәге базасында «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергә атлыйбыз» дип исемләнгән республика семинары булып узды. Семинар эшендә Татарстан республикасында Россия укучылар хәрәкәтенең региональ координаторы Раззакова Руфинә Равил кызы һәм Татарстан республикасында Россия укучылар хәрәкәте Рәисе Сафин Динар Рузелевич катнаштылар.

Әлеге семинар барышында Шәмәрдән лицее һәм Саба гимназиясенең РДШ хәрәкәтенең башлангыч бүлекчәләре әлеге хәрәкәтнең барлык юнәлешләре буенча үзләренең эшчәнлекләрен тәкъдим иттеләр. Соңыннан катнашучылар 4 төркемгә бүленеп, “Россия укучылар хәрәкәте”нең дүрт юнәлеш-станция буенча квест уенда катнаштылар. Һәр станциядә РДШ белән бәйле практик биремнәр тәкъдим ителде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев