9 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Уен булса да, җитди һәм эшлекле
Район яшьләре үзләрен “Мөмкинлекләр вакыты” турында күрсәтте.
-
Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Грамоталы бул" дигән темага лингвистик викторина үткәрделәр
8 нче сентябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара грамоталылык көне һәм татар язучысы, журналист Илдар Низамовның 85 яшьлек юбилее уңаеннан "Грамоталы бул" дигән темага лингвистик викторина үткәрделәр. Нәрсә ул грамоталылык? Белемле кеше нинди булырга тиеш? Бүгенге чара нәкъ менә шушы төшенчәләрне ачыклаудан башланды.
-
10 сентябрьгә һава торышы
10 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр. Иртән һәм көндез яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +7..+12˚, көндез +12..+17˚ градус.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә. Бу төр кул хезмәте белән өлкәннәр ничә яшьтә булуларына карамастан, бик теләп һәм кызыксынып эшлиләр.
-
Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы арзанайды
Ягулыкның ваклап сату бәясе кимү тенденциясе тулаем Россия буенча күзәтелә.
-
Иләбәр авыл китапханәсендә балалар өчен “Балаларга – журналлар” дигән исем астында библиографик дәрес уздырылды
Иләбәр авыл китапханәсенә килүче вакытлы матбугат чаралары арасында балалар өчен журналлар зур урын алып тора. 8 нче сентябрь көнне китапханәдә “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Балаларга – журналлар” дигән исем астында библиографик дәрес уздырылды. Балалар рус һәм татар телендә басылган журналлар белән таныштылар. Кызыклы башваткычлар, ребусларны чишү юлларын өйрәнделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, рәсемнәрне буядылар. “Салават күпере” журналында урын алган махсус QR-кодны кулланып җырлар,әкиятләр тыңладылар.
-
Балык Бистәсендә автобус һәм җиңел машина бәрелешкәч, унбер кеше имгәнгән
Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, имгәнгән ун кешенең берсе авыр хәлдә.
-
Пенсия фонды берьюлы ике пенсия алу мөмкинлеге турында аңлатты
Элеккеге хәрбиләр, прокуратура, Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Иминлек федераль хезмәте һәм башка структура хезмәткәрләре ике пенсия алырга мөмкин.
-
Эзмә авыл җирлегендә халык җыены узды
8 нче сентябрь көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Эзмә авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов халык каршында 2016-2021 нче елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2021-2026 нчы елларда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап, Рәис Миңнеханов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.
-
Иске Мичән авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты үтте
8 нче сентябрь көнне Яңа Мичән авыл китапханәсе, Иске Мичән мәдәният йорты һәм Керәнне авыл клубы белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты кысаларында бәйрәм кичәсе үткәрелде.
-
8 нче сентябрь көнне Шекше авыл җирлегендә халык җыены булып узды
Җыен ZOOM линиясе аша трансляцияләнде.
-
Косметолог коронавирус кичергәннән соң кешеләрнең ни өчен тиз картая башлавын аңлатты
Киң таралган фикергә дә карамастан, күбесенчә йөрәк түгел, ә бавыр картая – май гепатозы башлана.
-
Представитель АО «Транснефть – Прикамье» - в числе победителей конкурса специалистов неразрушающего контроля
Дефектоскопист АО «Транснефть – Прикамье» одержал победу в одной из номинаций регионального этапа Всероссийского конкурса по неразрушающему контролю (РОНКТД) «Дефектоскопист 2021», который состоялся в г. Казани.
-
«Ак Барс» өстәмә вакытның соңгы секундларында Мәскәү командасына оттырды
«Ак Барс» — «ЦСКА» уены исәбе — 1:2.
-
Шаулап үсәр әле наратлар...
”Иртәгә дөнья бетә дисәләр дә, бер агач утырт” дигән фәтвә биреп калдырган Мөхәммәт Пәйгамбәр бер хәдисендә.