14 март 2018 яңалыклары
-
РЭПЕР НИЯЗ ИНГЛИЗЧӘ ҖЫРЛАР ЯЗА
Их, кайсы гына яшүсмер малайның сәхнәгә менеп, рэп башкарасы килми икән?! Snoop Dogg, Эминем, Jay-Z, Lil Wayne кебек тамашачылар мәхәббәтен яулау рэп белән җенләнгән һәр егетнең теләгедер. Зур хыялга бәләкәй адымнар белән диләр бит. Казанның 11нче татар гимназиясенең 8 сыйныфында укучы Нияз Мәгъсүтов та үз максатына таба вак-вак адымнар белән алга атлый.
-
Зилә Сөнгатуллина “ТНВ”да рояль булмавына канәгатьсезлеген белдерде
“Чабаксарда да, Йошкар-Олада да телевидениедә яхшы рояль тора”, - ди җырчы.
-
Сатыш авыл җирлегендә кышкы спартакиада
11 март көнне 2018 нче елның Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада булды. Ярышны ачу тантанасында Саба башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашатович һәм спонсорлар катнашты.
-
Томалап пешерелгән ит белән бәрәңге
Рецепт.
-
Җәяүләп Казанга бара алам
Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовне белгән кешеләр аның бик үзенчәлекле шәхес икәнен әйтә. Аның белән бер сөйләшеп утыру – үзе бер тормыш мәктәбе. Хезмәттәшләре юкка гына, без Закирҗан буразнасыннан барырга тырышабыз, димиләрдер.
-
“Курчак туе”. Мансур Гыйләҗев: Бездә бөтен күренешәр дә бар: фахишәрдә, наркоманнар, имансыз кешеләр дә..
9 мартта Галиәсгар Камал Театрына “Курчак туе” кире кайтты. Спектакльнең видеоязмасы “Камал мәктәбе” театр тамашачысы мәктәбе кысаларында кече залда күрсәтелде. 2009 елның 8 ноябрендә булып узган премьерадан соң шактый шау-шу кубарган “Курчак туе” 9 ел узгач та тамашачыны битараф калдырмады. Спектакльдән соңгы әңгәмә шактый бәхәсләр уятты.
-
Казанның Совет районында җитди һәлакәт булган ВИДЕО
Әлеге һәлакәт Җиңү проспектында тәүлекнең караңгы вакытында булган.
-
19 яшьлек әлмәтленең мәетен баздан тапканнар
11 мартта кичке җиденче яртыларда шәхси йортларның берсендә баздан 19 яшьлек егетнең мәетен табалар.
-
«Язгы игелеклелек атнасы» - Дуслык дәресе
«Язгы игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Саба гимназиясе” укучылары белән “Дуслык белән көчле без” дигән темага дуслык дәресе үткәрделәр.
-
Бүген – менеджер, иртәгә – пешекче
Ак якалы хезмәткәрләр арасында эретеп ябыштыручы, сатучы кебек һөнәрләрне үзләштерергә теләүчеләр арткан. Интернетта эш табарга ярдәм итүче сайтларның берсе үткәргән тикшерү барышында әнә шул ачыкланган. Барыннан да бигрәк, пешекче һөнәренә кызыгалар икән.
-
Татарстан студентлары Рөстәм Миңнехановтан транспортка билет сорый
Студентлар ашханәләрдә туклануны оештыруны яхшырту һәм тулай торакларда уңайлыкларны арттыру мөмкинлеген карауны да сорый.