16 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
ПЕРМЬ МӘКТӘБЕННӘН СОҢГЫ ХӘБӘРЛӘР
Кичә Пермь шәһәрендә булган хәлләр бөтенебезне тетрәтте. Хокук саклаучылар борчылырга сәбәп юк – бу егетләрнең үзара мөнәсәбәтләр ачыклавы гына, дип белдерә. Ләкин үз күзләре белән барсын да күреп торган 4 сыйныф балалары бөтенләй башка нәрсәләр сөйли.
-
“Татарча диктант”та очраган иң еш хаталар билгеле булды
Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен аерып була, ди оештыручылар.
-
Мина куелу турында хәбәр буенча «Сувар Плаза» сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләр
Комплекска шартлаткыч җайланма куелуы хакындагы мәгълүмат 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына килә.
-
Азау – соңгы бүре (ХИКӘЯ)
Татар Саласында булды бу хәл. Татар Саласы өч яклап урман белән әйләндереп алынган авыл иде. Бүреләрне кырып бетерделәр. Азау – исән калган соңгы бүре иде. Ул ялгызы каңгырып йөри. Чирү юк, ау юк. Кайчандыр урманнарны, далаларны дер селкетеп торган бөек бүреләр юк.
-
«ТАРИХ ЭЗЛӘРЕННӘН» РӘСЕМ БӘЙГЕСЕ
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыра!
-
Итле пирог
Итле пирог рецепты.
-
Казанда янгында олы яшьтәге кеше зыян күргән
Якынча версия буенча, янгын ут белән саксыз файдалану нәтиҗәсендә килеп чыккан.
-
Зөлфәт Зиннуровны кызы чанада тартып алып кайта [видео]
Зөлфәт Зиннуров олы кызына шәп тәрбия бирә икән. Зәлияне ул көчле итеп үстерергә тырыша, ахры, югыйсә, кыз әтисен чанага утыртып йөртмәс иде.
-
Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар
Реконструкция эшләре 86 миллион сумга бәяләнә.
-
Олы Кибәче авыл җирлеге яңалыклары - Искечә Яңа ел
Мәдәният учакларында Искечә Яңа елны бәйрәм итү чаралары булып узды. Халык тагын бер тапкыр күңелле уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачты. - Олы Кибәче авыл җирлеге.
-
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт
«Аң» журналында (1913 ел, 1 гыйнвар, №2) басылган «Шиһап хәзрәт» дигән шигырендә Тукаебыз олуг шәхесебез Шиһабетдин Мәрҗанине әнә шулай, караңгылыкны яктырткан тулган ай белән чагыштыра да:
-
«МИН АНЫҢ ИСЕМЕН ДӘ БЕЛМИ ИДЕМ…»
Икәү корган оя… Сандугачлар оясы… Бу гаҗәеп кошлар бары тик парлы булса гына өздереп сайрый, диләр. Бәлки без генә шулай дип күңелебезне юатабыздыр?! Кеше дә табигать баласы, алар арасында да сандугачларга охшаган моң ияләре очрый. Соңгы елларда эстрада сәхнәсендә яшь җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевларны бергә күргәч, күпләр: «Болар парлар микән әллә?» – дип баш ватты. Дөрес, алар аерым-аерым гына җырлаганда да тамашачы йөрәгенә ачкыч яратып өлгергән иде, ә инде бер сәхнәне уртак иткәч, талантлары тагын да ачылып китте. «Икәү корган оя… Сандугачлар оясы», – дигән идек, бу сүзләр нәкъ менә ирле-хатынлы Фазлыевларга карата әйтелгән кебек.
-
2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде.
-
Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың зур серен ачты
Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде.
-
Нәҗип Җиһанов — татар классик музыкасы тарихын үзгәрткән шәхес
Нәҗип Җиһанов (1911-1988) – атаклы татар композиторы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.