16 февраль 2018 яңалыклары
-
Азербайҗанда җитештерелгән «хәләл» казылыкта дуңгыз ите табылган
Шулай ук Польшада җитештерелгән «Mister Ron» маркалы шоколадта эчәк таякчыгы төркеменә керә торган бактерияләр табылган.
-
«АИГЕЛ» төркеме Берлин фестивалендә татар телендәге клип белән Россияне тәкъдим итәчәк
Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия татар телендәге «1190» җырына клип тәкъдим итәчәк.
-
Хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы закон соңгы укылышта кабул ителде
Закон 2018 елның 1 маеннан үз көченә керәчәк.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен «Туган тел - ил күрке» дип исемләнгән викторина-дәрес
15 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары өчен, теоретик фәннәре укытучысы Ярмухаметова Г.З. тарафыннан «Туган тел - ил күрке» дип исемләнгән викторина-дәрес үткәрелде.
-
Фирдүс Тямаев: Район түрәләре концертка акча түләп керми (әңгәмә)
Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде.
-
Эльвира Исхаковадан юка рецепты
"Кайнаналар ягына кайткач пешергэн идем, Юка бит бу диделэр. Сездэ #юка пешерэлэрме ул? Мин беренче тапкыр Кама Тамагында ишеттем мондый ризык барын)) ничек кенэ булмасын, тэмле бу юкалар))
-
Мичән авыл җирлегендә җыен
Мичән авыл җирлегендә узган җыенда җирлек башлыгы Айзат Гәрәев узган ел башкарылган һәм быел планлаштырылган эшләргә тукталды.
-
Гөлүсә Закирова Инстабитсез калгач.. : "Асаф Вәлиев белән кочаклашып төшкән фотомны күргәч, кем нәрсә уйлар?"
Кинәт инстаграмым ваттылар. Белмим әллә вирус керде, әллә, берәрсе максатчан – анысы икенче мәсьәлә, әмма факт бер: минем еллар буе тупланган фото китапханәм кемнеңдер кулында. Бер җепкә сузылган тормыш икенче борылыш ала болай булгач…
-
“Кумагыз, ярдәм итегез!”
Ел саен февраль урталарында Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы умарта оясыдай гөжләп ала. Быел да шулай булды.14 февральдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә үтүче форумга иртә таңнан халык ташкыны агыла башлады. Кемдер күрмәгәнен күрү өчен дип, ә кемнәрдер “икеле” алган мәктәп укучысы кебек эшләп җиткермәгәне өчен кызарып басып торыр өчен.
-
Гражданнарның үзара салым программасы 2,8 миллиард сум акча җәлеп итте
Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә.
-
Явлаштау мәдәният йортында гашыйклар коненә зур концерт
Явлаштау мәдәният йортында гашыйклар коненә багышланган зур бәйрәм чарасы үтте.
-
Татарстан һәм Россия чемпионнары Булат Мусин белән Илмир Төхватуллиннан оригиналь бию
Булат Мусин белән Илмирның шәп көрәшүен барыгыз да белә. Ә менә биюләрен мөгаен күргәнегез юктыр?! Сезгә алар башкаруында бик оригиналь бию тәкъдим итәбез!
-
Кабат мәктәптә ашамаячакмын!
Арча районындагы Казанбаш укучыларының кайберләре хәзер әнә шулай дип кырт кисә. Кайбер әти-әниләр хәтта өйләреннән ризык биреп җибәрергә дә риза. Ашханәгә тәмам ышанычлары беткән. Гаҗәп, әмма бер үк казаннан ашап та, авырмаучылар бар. Табиблар исә бу хәлне агулану очрагы димиләр.