19 август 2019 яңалыклары
-
Татарстанда тарихта беренче тапкыр фронт эте көнен билгеләп үттеләр
Этләр Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары турында махсус тамаша күрсәтте.
-
843 САНЫ – «АК БАРС»НЫҢ ЯҢА БРЕНДЫ?
Дүшәмбе көнне «Ак Барс» хоккей клубының социаль челтәрләрендә бер кызыклы видео барлыкка килде. Соңрак «Ак Барс» үзенең Вконтакте һәм Инстаграмында төп фотоны «843» дип язылган фотога үзгәртте. Бар җанатарлар да аптырашта калдылар, ә клуб интриганы суза килде.
-
Татар телендә 8 фән буенча ТДИ тапшырып була
Республикада татар телендә 8 фән буенча төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен шартлар тудырылган. Бу хакта республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
-
Гаиләсендәге 5 кешене үтергән егет үз-үзенә кул сала
18 август көнне көндезге 11ләр тирәсендә 66 яшьлек ир, 69 һәм 42 яшьлек ике хатын-кыз һәм 4 яшьлек ике баланың кискәләнгән мәетләре табылган. Алар барысы да бер гаилә әгъзалары булганнар.
-
Доллар курсы 67 сумнан артып китте
Мәскәү биржасында торг барышында Америка валютасы 67,02 сумга җиткән.
-
Саба көзге аулары
Якшәмбе, 18 август көнне, "Сабантуй" ату мәйданында, Аучылар өчен «Саба көзге аулары»турниры узды.
-
Актанышта мотоциклчы зур тизлектә барганда елгага төшеп һәлак булган
Татарстанда 51 яшьлек мотоциклчы, зур тизлектә юлдан чыгып китеп, елгага төшә һәм һәлак була. Аның мотоцикл йөртергә хокукы булмаган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбә иттеләр.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда яңа КАМАЗ 54901 моделен сынап карады
"Уңайлы, йомшак, бик җиңел идарәле, тавышсыз машина", - дип бәяләде.
-
Вьетнамнан кертелгән дөгедә куркыныч бөҗәкләр тапканнар
Шуңа бәйле рәвештә, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте зарарланган йөк кертүне тыйган.
-
Татарстан синоптиклары иртәгә яшен һәм томан була дип кисәтә
Җилнең көчәюе дә көтелә.
-
Агитбригада с концертной программой «Вы — хозяева земли»
18 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты каршында эшләп килүче „Яшьлек» агитбригадасы һәм Чәбья -Чурчи авыл клубының «Туган як» агитбригадасы кызлары белән берлектә , игенче механизаторлар каршында концерт куйдылар.
-
Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләр социаль торакка конкурста катнаша ала
Быел жюри 49 җиңүчене билгеләячәк.
-
Камал театры «Яшьләр тусовкасы көне» үткәрә
Камал театрның Кече залында бер көнне өч спектакльнең премьерасы булачак.
-
Татарстан волейболчылары полицейскийлар һәм янгын сүндерүчеләр уеннарында җиңде
Икенче дивизионда чыгыш ясаган Россия җыелма командасы өченче урынны яулады.
-
Кабан күленең яр буен “бизәгән” вандалларны тотканнар
Казанда Кабан күленең яр буен “матурлаган” вандаллар белән видео барлыкка килде. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.