Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар телендә 8 фән буенча ТДИ тапшырып була

Республикада татар телендә 8 фән буенча төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен шартлар тудырылган. Бу хакта республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Дәүләт йомгаклау аттестациясен узганда укучыларга туган тел һәм әдәбияттан имтихан тапшыру мөмкинлеге дә бирелә. Бүген республикада татар телендә 8 фән буенча төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен шартлар тудырылган. Министр август киңәшмәсендә катнашучыларга  «ТР Дәүләт телләре турында» законының тормышка ашырылуы турында сөйләде.

— Гомуми белем бирү системасының төп юнәлешләренең берсе – республикада яшәүче халыкларның милли-мәдәни үсешенә ярдәм итү, телләр төрлелеген саклау, балаларда гомумроссия гражданлык тәңгәллеге тәрбияләү. Милли мәгарифне үстерү концепциясе гамәлдә. Һәр районда аны тормышка ашыру буенча юл карталары әзерләнде, — диде Рафис Борһанов. 

Министр Татарстан мәктәпләрендә 7 тел туган тел буларак өйрәнелә, 6 телдә белем бирелә. Уку йортларының кадрлар, укыту-методик ярдәмлек белән тәэмин ителүен әйтеп узды.  Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты белән берлектә 1-9 сыйныфлар өчен «Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле», «Туган тел», «Туган телдә әдәбият» фәннәреннән үрнәк уку программалары федераль реестрга кертү өчен әзерләнде.

— Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты буенча 1- 9 сыйныфлар өчен яңа буын укыту-методик комплектлар эшләнә. Татар теле һәм әдәбияты буенча 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрнефедераль исемлеккә кертү буенча эш алып барыла. Моннан тыш төбәк нәшриятларыннан чуаш, удмурт, мари, мордва телләре буенча уку әсбапларын сатып алабыз, — дип хәбәр итте министрлык башлшыгы. 

Уку әсбаблары федераль исемлеге 2020 ел башында әзер балачак. ТР август киңәшмәсе пленар утырышы кунагы — Россия Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина әйтүенчә, иске исемлектә булган китаплар 2020 ел азагына кадәр гамәлдә булачак.

Фото: pixabay.com

magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X