23 октябрь 2013 яңалыклары
-
23 октябрь 2013 - 10:2130дан артык кешене үтергән маньякны табучыга бер миллион сум акча вәгъдә итәләрИдел буе федераль округы территориясендә, шул исәптән, Казан шәһәрендә өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче 30 дан артык пенсионер ханым үтерелгән. Җинаятьче, аларның ышанычыннан файдаланып, үзен торак милекчеләре ширкәте яки социаль хезмәтләр вәкиле дип тәкъдим итеп, фатирга үтеп кереп аларны буа торган булган, аннары акчаларын урлаган. Җинаятьчене эзләүдә тикшерү органнары халык ярдәмен...
-
23 октябрь 2013 - 09:59Олы Кибәче мәктәбендә укучылар тырышлыгы белән тоннадан артык кишер, кыяр, кәбестә, өч тонна чөгендер җыеп алганнарСоңгы елларда мәктәпләр бизнес-планнары нигезендә үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләр бәрабәренә үзләрен кышка җитәрлек азык белән тәэмин итәләр. Бер өлешен сатып, мәктәп кассасын да тулыландыралар. Моның өчен укытучыларга, техник хезмәткәрләргә һәм укучыларга шактый маңгай тирләрен түгәргә туры килә. Туксан өч укучылы Олы Кибәче белем йорты да агымдагы җәйдә районда "Иң күп уңыш...
-
23 октябрь 2013 - 07:28Шекше "Хыял"ының хыялы тормышка аштыАгымгы уку елында шәһәр, район, авыл мәктәпләрендә хор коллективларын барлау, аларның эшчәнлеген яхшырту, популярлаштыру максатыннан I Республикакүләм балалар хор коллективлары конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурс кысаларында коллективлар беренче тур өчен DVD дискка яздырылган видеоматериал җибәрергә тиеш булдылар. Шул видеоязмалар буенча икенче турга сайлап алулар үтте. Районыбыз мәктәпләре арасыннан безнең...
-
23 октябрь 2013 - 07:16Тимершык мәктәбе укучылары "Кечтүкле уен"да булып кайттыКүпьеллык тәҗрибәмнән чыгып, шуны анык әйтә алам: укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә матур әдәбиятның, театр, җыр, бию сәнгатенең роле искиткеч зур. Халык авыз иҗатының барлык төрләре кешенең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял-омтылышларын чагылдыра. Дөньяның матурлыгын, сафлыгын бала сәнгать әсәрләре аша тоя, сиземли. Тимершык урта мәктәбендә халкыбыз мәдәнияте һәм сәнгате белән...
-
23 октябрь 2013 - 07:07Сабага грипп килә: районга 1700 дозалык "Гриппол" препарат кайтарылганКичә салкынайтты, димәк, суык тидерү сезоны җитте. Районда ОРВ белән авыручылар бар икән инде. Ә грипп белән чирләмәс өчен вакытында прививка ясатырга кирәк. Районда "Гриппол" препараты белән 3700 кешегә вакцина үткәрелгән инде. Тагын 1700 дозалык препарат кайтарылган. Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Резеда Фәттахова әйтүенчә, привика балаларга, мәктәп укучыларына, студентларга, медицина,...
-
23 октябрь 2013 - 06:58Яңа куелган ишек-тәрәзәләр сыйфатына канәгатьсезлек белдереп язылган шикаятьләр сезоны ачылдыҖәй-көз - йорт-кураларны кышка әзерләү чоры. Берәүләр ишек алыштыра, икенчеләр яңа тәрәзәләр куя. Тик кулланучыларның яңа ишек-тәрәзәләр сыйфатына канәгатьсезлек белдереп язылган шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләре дә нәкъ менә шушы чорда ишәя. Кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, республика Дәүләт алкоголь инспекциясе бу өлкәдә эшләүче хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре катнашында "Тәрәзәләр...
-
23 октябрь 2013 - 06:54Хуҗалыкларда техникаларның саклауга куелышына уңай бәя бирелдеТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-техника паркының ремонт сезонына әзерлеген билгеләү максатыннан конкурс үткәрелә. Узган атнада министрлыктан килгән вәкилләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергәләп "Симет", "Курсабаш", "Олыяз", "Туган як", "Алтын Саба", "Саба" җәмгыятьләрендә, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесендә,...
-
23 октябрь 2013 - 06:48Салым түләү - электрон формадаФедераль салым хезмәте 2014 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәт салымы түләүче барлык салым түләүчеләр (шул исәптән салым агентлары булып саналучылар өчен дә) әлеге төр буенча декларацияләрне бары тик электрон документлар әйләнеше операторы аша телекоммуникацияләр каналлары буенча тапшыру йөкләмәсе кертелүе турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы электрон документлар...
-
23 октябрь 2013 - 06:42Шәмәрдәндә яшәүче Биктимер абый Ибраһимов 90 яшьлек зур юбилеен билгеләп үтте [+фото]Шәмәрдәндә яшәүче Биктимер абый Ибраһимов өчен истәлекле вакыйга булды: ветеранга 90 яшь тулды. Шушы күркәм юбилее уңаеннан аңа Россия Президентының Котлавы тапшырылды.