Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 31 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 31 гыйнвар 2014 - 19:11
      Сабада сәләтле мәктәп коллективы тамашачыны сокландырды
      Замирә Сәмигуллина фотолары.
      381
      0
      0
    • 31 гыйнвар 2014 - 13:00
      Районыбызда көннәр җылыта башлый
      "Киләсе атна азагында чагыштырмача уңайлы һава торышы урнашачак, көннәр җылытачак", - дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе рәисе Сергей Захаров. Сергей Захаров сүзләренә караганда, гыйнварның бу декадасы салкын килде: кайбер һава торышын билгеләүче үзәкләр кышкы һава үз нормасыннан 11-12 градуска түбәнрәк төште. Мондый күзәтүләр 2000, 2006, 2010 һәм...
      306
      0
      0
    • 31 гыйнвар 2014 - 12:42
      Иң матур җырлаучы сабалыны Венера Ганиева үз канаты астына алачак
      Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева "Сандугач" дип аталган яшь башкаручылар конкурсы оештыра. 4-5 март көннәрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында I халыкара яшь башкаручылар конкурсы узачак. "Сандугач" конкурсы яшь, талантлы башкаручыларга иҗат тормышларында профессиональлекләрен үстерү, башкару осталыкларын камилләштерүгә ярдәм итәчәк ди, проект авторлары. Конкурс барышында төрле...
      284
      0
      0
    • 31 гыйнвар 2014 - 12:29
      16 яшьлек малай йорт “шартлатмакчы” булган
      Яшүсмер сүзләренә караганда, алар дуслары белән бик еш шулай "шаяртып уйный". Әлмәтнең Ленин урамында яшәүче бер ханым полициягә шалтыратып 30 минуттан өе шартлаячагын хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, бу хакта аңа билгесез зат өй телефона шалтыратып әйткән. Ләкин полиция хезмәткәрләре уздырган чаралардан соң, йорт эчендә һәм әйләнә-тирәдә шартлаткыч матдәләр табылмый. Шуннан...
      298
      0
      0
    • 31 гыйнвар 2014 - 07:00
      Кабан атсаң, белеп ат: кабаннарда африка чумасы булырга мөмкин
      Узган ел декабрь аенда да Россия территориясендәге кыргый кабаннарда африка чумасы очраклары булды. Аучылар моны һич исләреннән чыгармаска һәм кабан үләксәләре күргәндә, бу хакта кичекмәстән, "Россельхознадзор" идарәсенә, районның ветеринария хезмәтенә һәм аучылык буенча җитәкчеләргә хәбәр итәргә тиеш. Атып алган кабанның итен дә лаборатор тикшеренүдән соң гына кулланырга ярый. Аларны эшкәртүне...
      241
      0
      0
    • 31 гыйнвар 2014 - 06:32
      Хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланды: беренче булып еллык эшкә йомгакны "Юлбат" җәмгыяте ясады
      Район хуҗалыкларында хисап җыелышлары башланды. Анда үткән хуҗалык елында башкарылган эшләргә йомгак ясала, резервлар барлана һәм киләчәккә бурычлар билгеләнә. Авыл хезмәтчәннәре белән эшлекле сөйләшүләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә үтә. Иң беренчеләрдән булып еллык эшкә йомгакны җаваплылыгы чикләнгән "Юлбат" җәмгыяте һәм аның Килдебәк бригадасы ясады....
      308
      0
      0
    • 31 гыйнвар 2014 - 05:30
      Аппендицит диагнозы буенча операция ясаганда яшь егет хирург гаебе белән җан биргән
      Казан хокук саклаучылары 12 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә Рафаэль Мәхмүтовның үлеме турында җинаять эшенә кушылдылар. Һәлак булганның әнисенең ихтыяҗларын Казан хокук саклау үзәге юристы Регина Шакирова яклый. Исегезгә төшерик, үткән елның ноябрендә Рафаэль Мәхмүтов Казанның 12 нче хастаханәсенә китерелә. Шул ук көнне аңа үтә көчле аппендицит диагнозы буенча операция ясала....
      266
      0
      0
    Реклама