Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 5 март 2014 яңалыклары

    • 5 март 2014 - 12:22
      Мәктәп укучысы белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен, 24 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган
      Татарстанда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе органнары тарафыннан республика районнарының берсендә яшәүче 24 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган, ул мәктәп укучысы белән җенси элемтәгә кергән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Тикшерү версиясе буенча, ул социаль челтәрләрнең берсе аша 13 яшьлек яшүсмер белән...
    • 5 март 2014 - 11:34
      Районыбызның ихтирам-хөрмәт яулаган хатын-кызлары Казанга республика җитәкчелеге белән очрашуга киттеләр [+фото]
      Бүген районыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт куеп, ихтирам-хөрмәт яулаган хатын-кызлары Казан шәһәренең "Универсиада авылында" республикабыз җитәкчелеге белән очрашуга киттеләр.
    • 5 март 2014 - 10:13
      "Юллар салган арада җырлап-биеп алабыз" [+фото]
      1мартта Лесхозның "Карпат" спорт һәм күңел ачу комплексында "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең филиаллары арасында республикакүләм спартакиада узды. Язның тәүге көнендә үткән әлеге чарада шулай ук салкын кышны озату, ямьле язны каршы алу йолаларының милли бизәкләре чагылыш тапты. Традицион төстә үткәрелүче спорт һәм ял бәйрәмен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Равил...
    • 5 март 2014 - 09:39
      Сәбәпсез дәрес калдыручы укучының әти-әниләре комиссия каршында җавап тотты
      21 февральдә районның хокук бозуларны профилактикалау һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча ведомствоара комиссияләренең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Равил Гасыймов алып барды. Анда ирекләреннән мәхрүм итмичә генә хөкем ителгәннәр һәм шартлы рәвештә иреккә чыгарылганнар белән эш оештыру буенча Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең...
    • 5 март 2014 - 09:31
      Сабада Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын каршылау чараларына әзерлек бара
      Саба муниципаль районы хакимиятенең актлар залында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын каршылау чараларына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды. Аның эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе әзерләгән "Бүгенге...
    • 5 март 2014 - 07:23
      Казанда Кырым халкына ярдәм йөзеннән митинг була
      Бүген Казанда сәгать 17.00 Меңъеллык мәйданында Кырым Автономияле Республикасына, аның күпмилләтле халкына ярдәм йөзеннән - Россия һәм Украина халыклары арасында дуслыкны саклау өчен, митинг була. Митингны оештыручылар - "Россия Ветераннары берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге һәм "Ватан" берләшмәсе" Төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы. Моңа кадәр КПРФ Татарстан төбәк бүлеге җитәкчелеге...
    • 5 март 2014 - 06:47
      Сабага яз килә: температура +1 градуска кадәр күтәреләчәк
      Якындагы көннәрдә Татарстанга яз килә, дип фаразлый синоптиклар. Бүген аязучан болытлы һава. Төнлә иң түбән температура 8-13 градус салкын тәшкил итә, аязганда - 14-1 градуска кадәр. Көндез иң югары температура - 2-7 градус салкын. Пәнҗешәмбе һәм җомга урыны белән кар явуы көтелә. Төнлә температура 5-11 градус салкын, аязганда 16 градуска...
    • 5 март 2014 - 06:19
      "КАМАЗ" белән җиңел машина бәрелешкән: һәлак булучылар бар
      Яр Чаллы-Түбән Кама трассасында юл-транспорт һәлакәтендә яшь егет һәлак булган. ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, авария бүген төнлә сәгать 2.45 юлның 6 нчы километрында булган. Kia Spectra автомобиле руле артында утырган 1987 нче елгы егет зур тизлектә узыш тыелган урында каршы як полосага чыккан. Ул каршы як...
    Реклама