Реклама
Бүген Казанда сәгать 17.00 Меңъеллык мәйданында Кырым Автономияле Республикасына, аның күпмилләтле халкына ярдәм йөзеннән - Россия һәм Украина халыклары арасында дуслыкны саклау өчен, митинг була. Митингны оештыручылар - "Россия Ветераннары берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге һәм "Ватан" берләшмәсе" Төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы. Моңа кадәр КПРФ Татарстан төбәк бүлеге җитәкчелеге...
Бүген Казанда сәгать 17.00 Меңъеллык мәйданында Кырым Автономияле Республикасына, аның күпмилләтле халкына ярдәм йөзеннән - Россия һәм Украина халыклары арасында дуслыкны саклау өчен, митинг була.
Митингны оештыручылар - "Россия Ветераннары берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге һәм "Ватан" берләшмәсе" Төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы. Моңа кадәр КПРФ Татарстан төбәк бүлеге җитәкчелеге бу чарада катнашырга җыенуын белдерде.
Исегезгә төшерик: Татарстанда, Кырым халкына ярдәм итү өчен, акча җыела. Җәмәгатьчелекнең мондый инициативасын Татарстан Президенты хуплаган.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз