Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 6 июнь 2014 яңалыклары

    • 6 июнь 2014 - 10:25
      Сабантуйлары белән!
      Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның 2014 елгы САБАНТУЙ бәйрәмнәрендә катнашучыларга ТӘБРИКЛӘВЕ
    • 6 июнь 2014 - 09:27
      Сабантуй - милләт бизәге
      Сабантуйлар килде әйләнеп, Хатирәләр белән бәйләнеп. Сабан тургайлары җыр суза, Бу гомерләр бигрәк тиз уза. Бәйрәм рухы белән яшәреп, Ел үткәнне сизми яшәдек. Яшел келәм күмде җырларны Игенчегә юллыйк җырларны. Без көрәшле халык, хезмәтле Хезмәт белән яулап хезмәтне. Кайнар икмәк табын түрендә - Куанычлар хисе күңелдә. Сабантуйлар килде җиһанга, Уен...
    • 6 июнь 2014 - 08:26
      Саба Сабантуй мәйданы кунакларны каршыларга әзер
      Нурхан Дәүләтов фотолары.
    • 6 июнь 2014 - 07:06
      Һөнәри бәйрәмегез белән!
      Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! 8 июнь - халыкка социаль ярдәм күрсәтү вазыйфасын үз өстенә алган кешеләр бәйрәме. Сез өлкәннәргә көн саен йөрәк җылысы, күңел яктылыгы өләшәсез. Җәмгыятьнең социаль яраларын дәвалау белән, рухи мөнәсәбәтләрне ныгытуга, шәфкатьлелекне арттыруга, тотрыклылыкны саклауга зур өлеш кертәсез. Районыбызда мөмкинлекләре чикле балалар, картлар-инвалидлар йортларын, приютны үз эченә учреждениеләрдә...
    • 6 июнь 2014 - 06:46
      Кояш булып керде
      Картлык гомере озын булган һәр кешегә дә килә. Әмма өлкәннәр аны төрлечә каршылый. Мин олыгайган көнемдә үземә бәхетле картлык насыйп икән дип куанам. Тормыш иптәшем вафат булганнан соң ялгыз яшәү авырлыгын кичерә башлагач, күктән кояш елмайгандай булды. "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге билгеләгән Тимершык авылы кызы Резеда Галимова йортыма...
    • 6 июнь 2014 - 06:36
      Мәйданнарга чыгабызмы!
      Иртәгә Сабантуй. Ә сез милли бәйрәмебезгә ничек карыйсыз, мәйданга чыгасызмы, кунаклар көтәсезме? Шушы сорауны газета укучыларыбызга бирдек. Нәсимә Сафиуллина, Иске Икшермә: -Сабан туе - татар милләтенең чын асылын чагылдыручы иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Ул гадәттәгечә бирнә җыюдан башлана. Дөрес, әлеге йоланың элекке асылы-күркәмлеге бераз уңды шикелле. Шулай да мәдәният хезмәткәрләре...
    • 6 июнь 2014 - 05:32
      Саба мәчетендә балалар өчен җәйге ял сәгатьләре оештырыла
      Әти-әниләр һәм балалар игътибарына! 9 июньнән Саба җәмигъ мәчете каршында 7-14 яшьлек балалар өчен җәйге ял сәгатьләре оештырыла. Җәйләүдә балаларга дин сабаклары бирү, төрле тематик конкурслар, хәрәкәтле уеннар уздыру каралган. Балалар белән дини гыйлемгә ия булган остазлар, дини уку йортларында белем алучы шәкертләр шөгыльләнәчәк. Җыелу 9 июнь көнне 8 сәгать...
    • 6 июнь 2014 - 05:06
      Кырлар яңгыр көтә
      Иртәгә сабантуе. Миләтнең иң күркәм, бар халыкны бер мәйданга җыя торган бәйрәмнең төп сәбәпчеләре - игенчеләр. Әби-бабайларның таякка эшләгән елларында да чорына карата игеннәр каерылып үскән. Арыш кырларында ат арбасы күмелә иде, дип сөйли өлкәннәр. Ә соңгы елларда табигать игенчене зур сынау алдына куя. Күпме генә яңа технологияләр кулланылса да,...
    • 6 июнь 2014 - 04:57
      Һава фонарьларын куллану күп янгыннарга китерә
      Соңгы елларда бәйрәмнәрдә (чыгарылыш кичәләрендә, туйларда, туган көннәрдә, кичке сабантуйларда) һава фонарьлары җибәрү кулланышка керә башлады. Алар күк йөзендә, чыннан да, матур булып күренә, йолдызга охшап калып соклану тудыра. Әмма ачык ут җылыткан һавага күтәрелүче әлеге кәгазь конструкция күпмедер вакыттан соң җиргә төшә һәм сүнеп бетмәгән шәм коры салам-печәнгә туры...
    Реклама