Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 10 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 10 сентябрь 2014 - 12:20
      Агымдагы елда районыбызда 6 кеше суицид корбаны булган
      Мәгълүм булганча, 10 сентябрь үз-үзеңә кул салуларны Бөтендөнья күләмендә кисәтү көне буларак билгеләп үтелә. Сәламәтлек саклау оешмасы чаң суга: планетабызда ел саен миллионга якын кеше үзенә каршы җинаять кыла, ягъни гомерен чикли. Суицид хәзер иң җитди глобаль проблемалардан санала. Россия Тикшерү комитетының Арча районара тикшерү бүлеге мәгълүматларына караганда, 2013 елда...
    • 10 сентябрь 2014 - 10:22
      Гүзәл Уразованы балалар тудыру йортыннан чыгарганнар [+эксклюзив фотолар]
      Дүртенче сентябрьдә бала табу йортыннан Гүзәл белән Самирны алып кайттым, - дип шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашты Илдар. Бәләкәчне алырга Илдар кызлары Эллари һәм Камилла белән барган. Шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга иң якын туганнары да килгән. "Ооо, кызларның шатлык-куанычы! - ди Илдар. - Икесенең дә энекәшне карыйсы килә. Шулай, әле берничә көн...
    • 10 сентябрь 2014 - 09:16
      Камал театры хезмәткәрен үтерүдә гаепләнүче суд карарын көтә
      Узган язда BMW X5 автомобиле белән идарә иткән егет юл кырында торган өч машинаны бәрдереп, агачка килеп бәрелә. Бераз соңрак автомобиль руле артында утыручының йөрәгенә пычак кадалганы һәм аның яшәү белән үлем арасында булуы ачыклана. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән килгән ашыгыч ярдәм белгечләре 23 яшьлек Вәгыйзь Йосыповны коткарып кала алмый. Ул...
    • 10 сентябрь 2014 - 06:31
      Саба аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәбе-интернатында “Финанс белемнәре көне” Бөтенроссия акциясе үтте [+фото]
      Саба аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәбе-интернатында шушы темага багышланган ачык дәресне районара салым инспекциясе бүлек начальнигы Вәсилә Халяпова үткәрде. Сүз, әлбәттә, бюджет формалаштыруның төп чыганагы булган салымнар турында барды. Дәресләр укучылар белән әңгәмә рәвешендә алып барылды. Балалар салым системасы, ил бюджетының керемнәрен фор­малаштырганда аның әһәмияте турында күбрәк белде. Шулай ук...
    • 10 сентябрь 2014 - 05:57
      Игътибар: 60 яшьтән узган ир-атлар арасында автомобиль йөртү буенча бәйге үткәрелә
      ЮХИДИнең район бүлекчәсе "Татарстан юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Кукмара филиалы белән берлектә 12 сентябрьдә Халыкара өлкәннәр көненә багышлап 60 яшьтән узган ир-атлар арасында автомобиль йөртү буенча бәйге үткәрә. Бәйгедә катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре билетларын чишүдә, машиналарын фигуралы йөртүдә көч сынашачаклар.
    • 10 сентябрь 2014 - 05:20
      «Иң яхшы авыл почта бүлекчәсе» номинациясендә Курсабаш поч­та бүлекчәсе җиңү яулады
      Узган атнада Татарстанда 2014 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу буенча «ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте «Татарстан почтасы» идарәсе белән берлектә үкәргән конкурска йомгак ясадылар.
    • 10 сентябрь 2014 - 05:15
      Казанда узган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә районыбыз 20дән артык автомашина белән барды
      Узган шимбәдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Районыбыз башкалага 20дән артык автомашина белән барды. Кооператорлар, хуҗалыклар, предприятиеләр, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр бәрәңге, ашлык, бал, сөт продуктлары һәм башка товарлар белән "Казан" агросәнәгать комплексында сәүдә иттеләр. Аеруча ашлыкка сорау зур булды. Сәүдә рәтләрен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...
    Реклама